Разим Таҗиев: " Гөмбә җыяр өчен тәҗрибә, осталык кирәк"
Табигать безне мулдан бүләкли.
Җәен урман-кырлар җиләкләре белән кинәндерсә, бу көннәрдә халык гөмбәгә йөри. Яңгырларны көткән табигать хәзинәсе сәгатьләп түгел, минутлап баш калкыта – җыеп кына өлгер!
Әлбәттә, аның өчен тәҗрибә кирәк. Кем әйтмешли, һәр эшнең үз остасы була. Чыршылы Елга авылыннан Разим белән Альфира Таҗиевлар исә тәҗрибәле осталарның берсе. Алар гөмбә төрләрен генә түгел, аны тозлау, маринадлау серләрен дә яхшы беләләр.
-Август-сентябрь – гөмбә җыю өчен иң кулай вакыт дип саныйм. Бу чорда урманда гөмбәләрнең барлык төрен дә табарга була. Иң мөһиме - аны танып, экологик яктан чиста урыннардан җыярга кирәк. Безнең як урманнарда ак, гөреҗдә, җирән гөмбәләр белән беррәттән, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, йөнтәс (волнушка), әтәч гөмбәсе (лисичка) да күп. Һәркайсы үзенчәлекле. Без гөреҗдәне аеруча яратып җыябыз һәм кулланабыз, - ди Альфира.
Ире Разим исә гөмбәләр турында сәгатьләр буе сөйли ала.”Иртәдән урманга кереп китәбез, берничә сәгатьтән чиләк, кәрзиннәрне тутырып чыгабыз да инде”, - ди ул. Горур кыяфәттә үсеп утыручы ак гөмбәләр, кайбер якларда сирәк очраган әтәч, җирән гөмбәләрнең һәрберсенең үзенчәлеген белә ул. Өйгә кайткан нигъмәтләрне бергәләп юганнан соң, маринадлау эше Альфирага күчә. Без аннан газета укучыларыбыз өчен гөреҗдә гөмбәсен маринадлау рецептын да алдык.
-Гөмбәләрне яхшылап юганнан соң эреләрен ваклап сулы кастрюльгә салабыз һәм берничә минут кайнатып алабыз. Аннан аларны кабат юып сөзгечкә салып суын саркытабыз. Икенче кастрюльгә бер литр су алабыз, аңа 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы уксус, 5-6 бөртек кара борыч, 1-2 дәфнә яфрагы, берничә тырнак сарымсак өстәп кайнатып чыгарабыз. Шушы тозлы әзер суга кайнаган гөмбәне салабыз, 5-10 минут кайнатабыз. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкач белән ябарга гына кирәк.
Ак гөмбә, әтәч гөмбәсе суда пешереп суыткычта сакларга да мөмкин. Аларны бәрәңге кыздырырганда, гөмбә ашы, камыр ризыклары пешергәндә кулланырга була, - дигән киңәшләрен дә җиткерде Альфира ханым.
Әнә шулай табигать байлыкларыннан белеп файдалана Таҗиевлар гаиләсе. Әзерләгәннәребез дус-туганнарга күчтәнәчкә дә җитәрлек, дип елмая алар. Бирсен Ходай, бәрәкәте белән булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев