Авыл һәм кеше
Районыбызда гаилә фермаларының яшәеше
Бүген сүзебез , нигездә, районыбызда гаилә фермаларының яшәеше, эшчәнлеге, уңышлары һәм дә алдагы перспективалары хакында барыр.
Соңгы елларда гаилә фермалары төзү буенча районыбыз республика күләмендә лидерлар рәтенә күтәрелде. Бүгенге көндә барысы 37 гаилә фермасына нигез салынды. Шуларның унбере сөт, уникесе ит җитештерү белән шөгыльләнә. Ат, каз, сарык асраучылар, умарта тотучыларыбыз тотрыклы үсеш ала баралар. 27 гаилә фермасы югары технологияле производствога күчте. Тагын унбер гаилә фермасы төзелү стадиясендә.Әле алга таба республика программаларына керергә теләүчеләр шактый.Ә авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдереләгән программаларны финанс тәэмин итү башлангычын республика күпчелек очракта үз җилкәсенә ала килә." 2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яңа башлаучы фермерларны яклау" программасы төгәлләнергә өлгермәде, алдагы ике ел өчен тагын яңасы пәйдә булды.
Вазыйх Фатыйхов.
Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.
Идрис Аметов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев