Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Равия Нәбиуллина: "Иң яраткан укучыларым – мәктәп балалары."

Интернет, социаль челтәрләр, ватсап һәм башка мәгълүмат өермәсе дулкынында кайнап яшәгән заманда Югары Тегермәнлек авылы китапханәсе үз йөзен, үтемле эш алымнарын булдырып, матур гына эшләвен дәвам итә.

Соңгы 30 елдан артык вакыт дәвамында үз эшен яратып хезмәт куючы китапханәче Равия Нәбиуллинаның эш нәтиҗәләре хуплауга лаек. Дөресен генә әйткәндә, авыл китапханәчеләренең эше беркайчан да җиңел булмады. Әмма үз эшенә бирелгәнлек сыйфатлары авырлыкларга киртә була ала икән. Равия дә туган авылы китап укучыларын һәрвакыт кунак килгәндәй көтеп ала. Кирәкле китапларны сайларга булыша, яңаларын тәкъдим итә. Сүз иярә сүз чыгып, Равия ханым болай ди:
- Иң яраткан укучыларым – мәктәп балалары. Чөнки аларда яраткан укытучылары Раушания апалары тырышлыгы белән әле дә булса китапка мәхәббәт, ихласлылык, яңалыкка омтылу хас. Өлкән яшьтәгеләр исә яңа килгән татарча газета-журналларны үз итәләр. Татар классик әдәбиятына аеруча мөккибән алар.
Чыннан да, хәзер китапханәдә укучыларга тәкъдим итәрдәй яңадан-яңа әдәби китаплар, газета-журналлар бихисап. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына озак еллар җитәкчелек итүче Рәүфә ханым Кадыйрова әлеге мәсьәләне һәрвакыт күз уңында тота икән.
Китапларга тузан кундырмый, ягъни аларны укучылар кулында өзлексез йөртү бер хәл әле. Аларны уку эшенә күбрәк җәлеп итү өчен стандарт булмаган, ягъни заманча чаралар куллану да кирәк бит. “Әниләргә китап укыйбыз”, “Электрон китап серләре” һәм башка шундый гамәлләр аеруча үтемле.
Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә 2000 елдан бирле эшләп килүче “Балык Бистәсе төбәге әдәбият, мәдәният, сәнгатъ дөньясы” музей бүлеге, шул исемдәге түгәрәк белән хезмәттәшлек итү дә китапханә эшен төрләндерү өчен отышлы. Чөнки андагы йөзләгән экспонатларны үз күзең белән күреп була.
Тегермәнлек җирлеген милли әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез дөньясын данлаган шагыйрьләр Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, әле яңа гына Язучылар берлегенә кабул ителгән элеккеге укучыбыз Дания Нәгыйм, язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Рахман Шәфигуллин, журналистлар Мансур Мортазин, Рамазан Кәбиров иҗатларын һәрдаим барлау, халыкка җиткерү эшен көндәлек күз уңында  тота китапханәчебез.
Авылның җәмәгать тормышында да Равиянең үз урыны бар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән әдәби-мәдәни чаралар үткәргәндә дә, авыл җирлегенең оештыру, сайлау, халык санын алу кебек мөһим эшләрдә дә катнашырга өлгерә ул.
Гаилә тормышын җайлы-көйле алып бару да күбрәк хатын-кыз өстендә бит. Озак еллар Г. Тукай исемендәге колхозда хезмәт куйган, хәзер “Кызыл Шәрыкъ” агрофирмасында механизатор булып эшләүче ире Габделбәр белән кыз һәм ул үстереп, мөстәкыйль тормыш юлына бастырдылар. Хәзер инде оныклар сөеп, аларны тәрбия кылышырга да вакытларын жәлләмиләр.
Туган авылы Тегермәнлектә туып-үскән талантлы шагыйрьләр, журналистлар, артистлар белән горурланып, китапларының, газета-журналларда басылган язмаларының кулдан-кулга йөреп укылуына, шигырьләренең яттан сөйләнүенә, аларның сүзләренә язылган җырларның еш яңгыравына китап укучылары белән куанып яши һәм эшли Равия ханым.
Рамазан Ибраһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса