Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рамил Әхмәтҗановның үткәннәре күпләргә өлге

Тракторчы Рамил Габделбәр улы Әхмәтҗанов күптәнге танышым.

 Тик аны күптәннән очратканым юк иде. Булмас та шул, чын хезмәт кешесе урамда йөрми ул, басуда хезмәт куя. Бу юлы күрешкәч сүзебез тиз ялганып китте, көз, кыш айларында аны Анатыш авылындагы элеваторга эшкә чакырганнар. Бүген дә ул чәчү агрегатларын чәчүлек орлык белән тәэмин итеп тора икән. Бу игенчеләр солтаны  Яңа Арыш авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үскән. Ул чорларда һәрбер авыл малае кебек аның да күңеле техникага тартыла. Мәктәпкә укырга кергәнче әтисе янында автомашинага утырып йөрергә ярата. Ә инде югарырак сыйныфларда укыганда комбайнчы ярдәмчесе буларак урып-җыюда катнаша. Әнә шулай кечкенәдән үк ныклы хәстәрлек чаралары күргән егет мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге техник училищега кереп механизатор белгечлеге алып чыга. Авылына кайтып рәхәтләнеп тракторда  эшләргә генә насыйп булмый, хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Ул Венгриядә хәрби һава көчләренә каршы гаскәрдә үзенең гражданлык бурычын үти. Туган авылына кайткач та берничә көннән идарәгә барып үзенә эш бирүләрен сорый. Көнозын тракторда хезмәт куйса, кичләрен клубка чыгып иптәшләре белән күңел ачалар, кызлар күзлиләр. Кызлар дигәннән, үз тиңен, гомерлек тормыш юлдашы Әнисәсен шушы клубта очрата ул. Әлбәттә, авылга кайткан бу кунак кызына күпләрнең күзе төшә, әмма, егет аны берәүгә дә бирми. Озак та үтми, алар гөрләтеп туй үткәреп, гаилә корып җибәрәләр. Туган авылында яшьләр болай да бик күп булганлыктан алар район үзәгенә күченәләр. Районда төзелеш оешмасында бик сөенеп каршы алалар егетне. Биредә дә тракторда хезмәт куя ул, буш вакытларында автомобильчеләр курсында укып таныклык ала. Яшь гаиләне биредә бер дигән яхшы фатир белән тәэмин итәләр. Тормышларына ямь, куаныч өстәп ике кызлары дөньяга килә.

 

Автор Идрис Аметов

Дәвамын " авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса