Рамазан Кәбиров: “Уңай бәя алуым белән горурланам”
Бу елның март ахырында Казан федераль университетында “Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияты” Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Аның эшендә Татарстанның атказанган укытучысы, танылган публицист Рамазан Ибраһим улы Кәбиров та катнашып чыгыш ясады.
- Рамазан әфәнде, кыскача бу конференция турында сөйләп үтегез әле.
-Әлеге конференциянең үткәрелүе татар әдәбияты белгече, КФУның атказанган профессоры, филология фәннәре докторы,Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР, Россия, Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Җамал Вәлиди, Мәҗит Гафури, Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнгән Фоат Галимулла улы Галимуллинның 80 яшьлек юбилее белән бәйләнгән иде. Конференция эшендә Россия, Татарстан, Удмуртия, Каракалпакстан, Адыгей, Мордовия, Марий-Эль, Коми, Якутия Республикалары, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Төрекмәнстан, Америка дәүләтләренең күренекле галимнәре чыгыш ясадылар, данлыклы татар галименең киңкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Ике көн буе барган мәртәбәле конференция эшендә дәрәҗәле дөнья галимнәре белән бер рәттән катнашып,чыгыш ясавыма һәм уңай бәя алуым белән нык горурланам. Чыгышым исә, Фоат Галимуллинның әдәби-гыйльми эшчәнлегенә анализ ясауга корылган иде. Ул махсус җыентыкта урын да алды.
- Сезнең бу мәртәбәле чарада катнашуыгыз очраклы хәл түгел инде. Белүемчә, Фоат Галимуллин сезнең остазыгыз, каләмдәшегез...
Сезнең иҗади бәйләнешәрегез кайчан башланды?
-Төгәлрәк әйтсәк,1974 елдан. Шул елны мин Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының беренче курсына укырга кердем. Фоат абый, Татарстан радиосында диктор булып эшләгән җиреннән, безнең институтка укытучы булып эшкә килде.Безнең төркем белән җитәкчелек итү эшен дә аңа тапшырдылар. Иң беренче гыйльми эшем Гариф Ахуновның “Ардуан батыр” повесте буенча иде. Аны Фоат Галимуллин җитәкчелегендә эшләдем. Соңрак бергәләп институт күләмендә татар әдәбияты корифейлары Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев һ.б. белән эшлекле әдәби очрашулар оештырдык.
-Бу күренекле галим белән бу җитди һәм кирәкле иҗади эшчәнлегегез алга таба да дәвам итәр бит.
-Һичшиксез! Фоат Галимуллович безнең төбәкнең мәгариф үсешенә зур өлеш керткән хәер-хаклы күпкырлы белгеч. Әле менә 9 нчы апрель көнне генә Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә “Мәктәп-тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы” темасы астында фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда филология фәннәре докторлары, КФУ профессорлары Ф. Г. Галимуллин, Л.И.Минһаҗева, “Мәгариф” журналы, балалар иҗат үзәге педагоглары,татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаштылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Ф. Г. Галимуллин белән безнең районда үткәрү өчен тагын 2 проект әзерлибез. Әлегә алары сер булып калсын.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia