Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ралиф Гарипов: «Туган җирен ташлап бәхет эзләп ерак чит-җирләргә чыгып китүчеләрне аңламыйм мин»

Урахча авылында яшәүче Гариповлар өч бала тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар.

Очрашу барышында район хәлләре, авылда яшәүчеләрнең көндәлек мәшәкатьләре һәм, әлбәттә инде, анда халык санының кимүе хакында сүз чыккач, Ралиф Гарипов: «Туган җирен ташлап бәхет эзләп ерак чит-җирләргә чыгып китүчеләрне аңламыйм мин», - дип үз тормыш юлын күздән кичерде.
Чыннан да, Ралиф кечкенәдән  әти-әниләренең ышанычлы ярдәмчесе булып үсә. Авыл җирендә үз йортың белән яшәгәч эш бетәмени соң? Абыйсы, энесе бер-берсе белән ярдәмләшеп, үзара  дус, тату булып эшләп үсәләр алар. Ул чорларда һәр  гаиләдәге кебек  аларның да әти-әнисе колхоз эшеннән бушамый. Әниләре Әлфия апа бик тырыш була.  Әтиләре Марс абый гомере буена Күгәрчен авылы фермасында атлар карый. Ул вакытларда колхозда ике атлар көтүе була. Җәен фермада эш атларын гына калдырып, калганнарын җәй буена  Тукай авылы тирәсендәге болынлыкларда көтәргә алып чыгып китәләр.
Абзардагы дистәләгән  баш мөгезле эре терлекләр белән бергә әтиләре әле куяннар да алып кайтып читлеккә җибәрә. Малайлар алар тирәсендә кайнашырга бик яраталар.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса