Районыбыз горурлыклары
Һәрбер ана баласының әдәпле, тәртипле һәм хезмәт сөючән булуы өчен тырыша һәм бу асыл сыйфатлар аңа гомере буена юлдаш булуын теләп гомер кичерә.
Районыбызның Шумково авылында яшәүче Эльмира Яруллинаның бүгенгесе көнне ике улы да махсус хәрби операция зонасында катнашулары хакында Шумково авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйлаҗиевадан ишеткәч күңелдә алар белән якыннан аралашу теләге туды. Чын-чынлап районыбызда илебез өчен батыр йөрәкле уллар үстергән анага карата күңелдә хөрмәт хисләре уянды. Олы улы Ильяс район үзәгендә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач Казан технологик көллиятенә укырга керә. Мәктәптә укыганда ук аның төгәл фәннәрне күңелен биреп үзләштерүе, мөгаен, егеткә бу һөнәри уку йортын сайларга этәргеч ясагандыр. Укуын уңышлы төстә тәмамлагач аны хәрби хезмәткә чакыралар. Егетнең Чиләбе өлкәсендә танкчылар гаскәрендә хезмәте вакытында ук командирлары аны күреп өметле, тәртипле хәрби хезмәткәр буларак уңай бәяләп, иң өметлеләр исемлегенә теркиләр. Исәпле вакыт тиз уза, дигәндәй, туган ягына кайтып китәргә хәстәрләнеп йөргәндә командиры аны үз янына чакырып, янәшәләрендә генә формалашып килгән частьтә махсус әзерлекле, сәләтле егетләрне туплаулары хакында әйтеп аңа шунда килешү нигезендә хезмәтен дәвам иттерергә тәкъдим ясый. Балалык елларыннан ук спорт белән дус булган якташыбыз хәрби хезмәткәр булырга карар кыла. Барыннан да бигрәк шунысы сөенечле, бертуган энесе Радель дә мәктәпне тәмамлагач абыйсы эшен дәвам иттерү ниятеннән Казан хәрби югары танк училищесына укырга кереп аны уңышлы төстә тәмамлап чыга. Ул бүгенгесе көнне махсус хәрби операция зонасында подразделение командиры вазыйфасында үзенең гражданлык бурычын намус белән үти. Дөресен генә әйткәндә, бу егетләрне хәрби операция зонасында иң җаваплы участокта дип атарга мөмкин. Чөнки, үз хезмәтенең чын остасы Ильяс Яруллинга да анда еш булырга, хезмәтен яңа башлаган егетләргә хәрби хәстәрлек нечкәлекләрен өйрәтергә туры килгәли. Тик шунысы кызганыч, аңа әле энесе белән анда бер мәртәбә дә очрашырга насыйп булмаган. Бүген алар барлык якыннары, туганнары дуслары белән олы, җылы очрашуны сентябрь аенда планлаштыралар. Хәрби офицер, өлкән лейтинант Радель Яруллин үз гаиләсен кору тантанасын шул айда планлаштыра. Шулай итеп, якташларыбыз Ильяс белән Радель Яруллиннар икесе дә үзләренә ватанны саклаучы кебек әһәмиятле һәм үз-үзләрен аямый торган аеруча җаваплы һөнәр сайлап ялгышмаганнар. Монда бары тик әнисе Эльмира ханым белән әбиләре Гөлфирә апага курку белмәс батыр йөрәкле егетләр тәрбияләүләре, илебез өстенә куркыныч килгәндә беренче булып ярдәмгә әзер булган чын ир-егетләр үстерүләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларны бүгенгесе көнне күпләргә үрнәк итеп куярга кирәктер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia