Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Рафаэль Әхмәдиевка шактый ук катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин

Шушы көннәрдә генә эш сәгате ахырында «Кама-Агро» хуҗалыгының техника утарына кагылып чыгарга булдык.

Биредә эшләүче кеше калмагандыр дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Олы җылы гаражда күчмә яктырткыч лампа астында, берничә механизатор яртылаш сүтеп ташланган трактор моторы өстенә иелеп җитди «операция» ясыйлар. Ә бу чагыштырмача яңа булган «МТЗ-1221» тракторы Рафаэль Әхмәдиевнеке булып чыкты. Ел әйләнәсе диярлек киеренке хезмәттә булгангадыр инде, техникасына төзәтү эшләре үткәрү зарурлыгы туган. Кирәкле запас частьләрне алдан ук әзерләп куеп эшкә керешкән. Шулай итеп ул ашыкмыйча гына барысын да җиренә җиткереп, иркенләп «дәваларга» исәбе.

Гаиләдә өч малай үскәннәр алар. Рафаэль әтисе Наилнең һөнәрен үз итеп механизатор һәм автомобильче хезмәтен сайлаган. Әтисе әле дә улының көндәлек авыр  хезмәте өчен эченнән генә борчылып, еш кына улының кызу эш вакытында башкарган хезмәтен килеп күзәтеп киткәли икән. Әти-әни шулай инде ул, гомер буена балалары өчен борчылып, кайгырып яшиләр.

Хуҗалык җитәкчесе Марат Мингалиевнең әйтүенә караганда, бу егеткә шактый ук катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин. Быел ул иртә таңнан чыгып чәчүлекләргә минераль ашлама керткән, байтак кына күләмен тамырдан тукландырган. Урып-җыю эшләре чорында да җаваплы эштән читтә калдырмаганнар үзен. Ындыр табагына кайтарылган ашлыкны күчерүдә һәм төяп озатуда күп көч, зур тырышлык куйган ул. Җитәкчеләре сүзе белән әйткәндә булдыра торганнардан ул Рафаэль, бервакытта да вакытын бушка үткәрергә яратмый. Әле хуҗалыкта мактаулы, тырыш хезмәтеннән тыш, өендә дә тик тора торганнардан түгел егет.

Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса