Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Радик Ислямов : «Сез барыгыз да өлкән буынның лаеклы вәкилләре»

Район социаль яклау бүлегендә өлкән яшьтәге актив гражданнар, ветераннар һәм пенсионерларның иҗтимагый оешмалары әгъзалары катнашында семинар үткәрелде.

Семинар комммерциясез социаль юнәлештәге  оешмаларга булышучы республика автоном ресурс үзәге (АНО «Республиканский ресурсный центр по поддержке СОНКО Республики Татарстан») тарафыннан оештырылды һәм Татарстан Республикасында өлкән волонтерлар эшчәнлегенә багышланды. Семинарны район ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев алып барды. Семинар башында Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова,  район башлыгы Радик Ислямов, район Советы депутатлары һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде.     
- Сез барыгыз да өлкән буынның лаеклы вәкилләре.Барыгызга да сәламәтлек, тормышыгызда һәм иҗатыгызда уңышлар телим. Әлеге оешмаларның дәүләт структуралары белән үзара эшчәнлеге гражданлык җәмгыятенең уңышлы үсешенә ачкыч булып тора,- диде ул.
Семинарда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ресурс үзәге директоры Софья Хәсәнова һәм профессор Зөлфия Сафина чыгыш ясадылар. Алар Татарстан Республикасында волонтерлар хәрәкәте турында сөйләделәр.

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Светлана Кутлина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса