Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Радик Ислямов Балык Бистәсе хуҗалыкларының эш барышы белән танышты

Район башлыгы Радик Ислямов февраль аеннан башлап билгеле бер көнне район фермерлары эшчәнлеге белән бик җентекләп танышып, артталыктан чыгу юлларын билгеләү һәм нинди ярдәм кирәклеген ачыклау максатыннан эш урыннарында очрашуны гадәткә кертте.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев белән бу танышу Шумково авылында эшләүче ике фермерлык хуҗалыгыннан башлады. Әллә инде районыбызда эш сәфәре белән булып киткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәкъдим-фикерләренең уңай йогынтысы тигән, фермер Зөлфәт Закиров сөт җитештерү күләмен арттыру максатыннан ашыгыч чаралар күрә дә башлаган. Ул Алабуга шәһәреннән сөтбикәләре өчен яшелчә калдыклары ташый башлаган. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак көндәлек савым сизелерлек арткан. Киләчәктә ул үз алдында торган мөһим  планнары белән уртаклашты. Фермасында малларның баш саны артуы сәбәпле (барысы 141 башка җиткән, 48  савым сыеры бар) язга чыккач та яңа бина төзелешенә керешергә һәм савым сыерларының баш санын тагын да арттырырга исәпләвен әйтте. Үз гаилә фермасын киңәйтү максатыннан инде озак еллар дәвамында “Татэнерго” системасында мастер булып эшләгән улы Илдарны да үзе янына эшкә килергә күндергән. Район башлыгы Зөлфәт Закировның башлангычын хуплап, аңа 9 миллион сум күләмендә грант отарга булышырга ышандырды.


Закиров янәшәсендә эшләүче Хисрав Аброровның тырышып, булсын дип җан атып йөрүе дә күңелдә уңай хисләр уятты. Моңарчы ул гаиләсе белән шушы авылда төпләнеп, шәхси хуҗалыгында берничә баш сыер асрап көн күргән. Узган ел үз фермерлык хуҗалыгын оештырып 24 сыер асрый башлаган. Гомумән алганда маллары инде  50 гә җиткән. Киләчәктә ул да сөтбикәләренең баш санын арттырып, терлекчелек бинасын төзекләндерергә, гаилә фермасына күрше районда эшләп йөрүче улын да кайтарырга исәп итүен әйтте. 

 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса