Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Һәр көне матур сәгатьләрен саный

Биектау авылында туып үскән Фәнил Хәбибуллинның автомашина руле артына утыруына инде 32 ел вакыт узып киткән.

Мәктәптә укуын тәмамлагач аны Мамадыш шәһәренә автомобильчеләр хәзерләү курсына җибәрәләр. Шулай итеп үз гомерендә беренче ия булган бу һөнәре аңа гомере буена юлдаш кала. Ерак Алман җирендә хәрби хезмәт вакытын үтәп кайткач, егетне Шомбыт совхозына эшкә кабул итәләр. Баштагы мәлләрдә хуҗалык эшләрендә актив катнашса, соңрак аңа җаваплырак рейслар, хуҗалык өчен кирәк-ярак ташу бурычын йөклиләр. Әнә шулай ул бай хезмәт тәҗрибәсе туплый, әйдәман автотранспортчыга әйләнә. Ул бүген дә руль артында һөнәренә тугры хезмәт куя. Ел дәвамында хуҗалыкта барган кампанияләрнең үзәгендә. Бу фикерне хуҗалык белгечләреннән ишетергә туры килде:
-Фәнил хуҗалыгыбызда алдынгы исемен горур йөртә. Урып-җыюда, кыш айларында исә хуҗалык өчен кирәкле төзелеш материаллары ташуда ул мактала. Быел икмәк ташучылар арасында ул да беренче булды. Күз генә тия күрмәсен үзенә,-ди баш инженер Фәнис Юнысов.
Автомашинасын һәрвакыт карап, тәртиптә тота. Шуңадыр ерак рейсларга күбрәк аны җибәрәләр. Бу көннәрдә шәһәргә авыл хуҗалыгы продуктлары ташый Фәнил. Һәр көне матур сәгатьләрен саный, күңеленә шатлык-куаныч китерә.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомашина