Призер булды
Призер булды
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре» Бөтенрәсәй конкурсының республика этабы призерларын бүләкләү чарасы булып узды.
«Доверие - Ышаныч» бүлегенең Күки авыл җирлегендә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре Гөлнур Камил кызы Мусина «Татарстан Республикасының иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре» номинациясендә III урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа