Полянка китапханә-ял итү үзәгендә «Өзелмәсен буыннар чылбыры» исемле матур чара булып узды.
Анда дүрт буын вәкиле “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, Балык Бистәсе агротехник техникумының бер төркем студетлары һәм педагоглар, “Полянские посиделки” клубына йөрүче китап укучы ханымнар катнашты
Шулай ук журналист, шагыйрә, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан җурналистлар берлеге әгъзасы Рәсимә Гарифуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы җирле оешма җитәкчесе Илвера Касыймова, Балык Бистәсе районы буенча мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова үзләренең чыгышлары белән бәйрәм чарасына ямь өстәде. "Салават күпере" балалар бакчасыннан күчтәнәч, Рәзилә Әхмәтшинадан мастер-класс берсен дә битараф калдырмады. Агротехник техникум студентлары да тапкыр булып чыкты, табышмакларга тиз генә җавап таптылар, мәкльләрне дәвам итеп әйтеп бирделәр.
(Яманың тулырак вариантын газета битләреннән укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia