Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Осиновканың гвардия полковнигы

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә фронтовикларның батырлыклары алдында баш иябез. Алар арасында илебезнең тугыз югары хөкүмәт бүләге һәм Чехословакиянең хәрби крест кавалеры, якташыбыз, гвардия полковнигы Петр Андреевич Кузьмин да бар.

20 ел хезмәт итү дәверендә ул солдат һәм офицер хезмәтенең барлык баскычларын - полк мәктәбе курсантыннан алып 24 нче артиллерия дивизиясенең 174 нче җиңел артиллерия бригадасы командирына, рядовой кызылармеецтан алып гвардия полковнигына кадәр юл үтте. Отделение командиры һәм батарея старшинасы булды.
1931 елда сәләтле, инициативалы старшинаны артиллерия взводы командиры итеп билгелиләр. Хезмәте уку белән үрелеп бара. Яшь офицерга училищеда имтихан тапшырганнан соң чираттагы хәрби исем бирелә. 1935 елда яшь лейтенант полкта иң яхшы батарея белән командалык итә. Командование яшь командирның белемнәре һәм мөстәкыйльлегенең сизелерлек артуын билгеләп үтә һәм аны дивизион штабы начальнигы итеп, ә аннары полк штабы начальнигының ярдәмчесе итеп билгели. Яңадан Ленинградтагы югары артиллерия курсларында уку, аларны тәмамлагач, командование капитан Кузьминга артиллерия дивизионы белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыра.
   Петр Андреевич сугышны көнбатыш чикнең иң алгы кырыенда каршы ала. Канкойгыч сугышлар башлана. Аның командалыгында артиллеристлар үзләрен батырларча тотып дошманның бронялы албастыларын үз участокларына кертмиләр. Часть белән оста җитәкчелек иткәне өчен Петр Кузьмин сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Петр Андреевичка чираттагы майор исеме бирелә һәм ул танкка каршы истребитель артиллерия полкының штаб начальнигы итеп билгеләнә. Һәм тагын авыр сугышлар, җиңү шатлыгы һәм чигенү ачысы...   Сталинград өчен барган сугышта майор Кузьмин командалыгындагы 1188 нче истребитель полкы дошманга каршы торып зур батырлыклар күрсәтә.  57 нче армия командующие генерал Толбухиннан алынган приказ үтәлә. Соңыннан генерал Толбухин майор Кузьминга 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденын тапшыра.
  Якташыбызның героик юлы Орел-Курск, Днепр, Мелитополь, Миус, Севастополь, София, Вена өчен, Чехословакияне һәм аның башкаласы Праганы азат итү өчен барган сугышларда дәвам итә. Праганы азат иткән өчен якташыбыз ике бүләк – Сугышчан Кызыл Байрак ордены һәм Чехословакия ордены – “Великий Крест” ала. Чехословакия бүләген гвардия полковнигы Кузьминга шәхсән генерал Людвиг Свобода тапшырды.
Ватаныбыз Петр Кузьминның хәрби хезмәтләрен югары бәяләде. Аның сугышчан бүләкләре арасында ике Ленин ордены бар.
 Демобилизациядән соң Петр Андреевич Балык Бистәсе авторотасы командиры, район Советы башкарма комитетының төзелеш бүлеге начальнигы булып эшли. Ул яшьләрне патриотик тәрбияләү эшенә зур өлеш кертте. Ул һәрвакыт яхшы күңелле, гади, һәркем тарафыннан хөрмәт ителгән кеше булып калды.
Петр Андреевич Кузьмин 1984 елда Балык Бистәсендә вафат була, туган авылы Осиновкада җирләнә.

  («Авыл офыклары» газетасы архивыннан).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса