Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Орчык ясап остарган Илсур Сабиров

Күпләр булачак һөнәр серләрен әти-бабаларыннан күреп, алар үрнәгендә өйрәнеп үсәләр. Ә менә Югары Тегермәнлек авылы егете Илсур Сабировка мәктәп остаханәсенең ярдәме зур булган.

Әтисе Габдрахман абзый гомере буена чылбырлы трактордан төшмичә җир эшкәртеп, иген игеп яшәгәнгә аның үз хуҗалыгында кул эшләренә вакыты да калмый. Кызганыч, лаеклы ялга да чыга алмыйча вакытсыз вафат була ул. Әнисенең дә гомере кыска була. Шуңа кечкенәдән Илсур гаиләдә өлкәннәргә булышып үсә. Ә мәктәптә аның яраткан фәне мөгаен, хезмәт дәресе булгандыр. Ул көнозын остаханәдән чыкмыйча, бар вакытын шунда үткәрергә дә риза була. Башлаган эшен тәмамламыйча туктый алмый. Еш кына кайбер күңелсез дәресләргә кермичә күп вакытын остаханәдә үткәрә. Укытучысы Фәйзиздан абыйсы да моны хуплый, файдалы киңәшләрен биреп булыша, ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, ул инде 6-7 сыйныфларда укыганда әнисен, күрше-тирәләрдәге әбиләрне орчык ясап сөендерә. Менә шуннан  башлана инде аның агач эше белән чынлап торып кызыксынулары. Ә кул эшенә ул Тын океан флотында хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач кереп китә. Иң элек колхозның төзелеш бригадасында хезмәт куя. Буш вакытларында балта осталары үзен күрше-тирә авылларга һәм районнарга йорт төзү, сарай, гараж, мунча торгызу кебек җаваплы эшкә чакыра башлыйлар. Тормыш иптәшен дә ул чираттагы эшенә баргач очрата. Гөлнарасын туган авылына алып кайтып гаилә корып җибәрәләр. Читкә чыгып йөрүенең дә файдасы тия, ул бай тәҗрибә туплый, катлаулы заказларны  икеләнүләрсез җиренә җиткереп башкарырга өйрәнә. Шул чорларда аның осталыгы хакында ишетеп, районыбызның легендар җитәкчесе Камил  Нуретдинов егетне Зур Мәшләк авылында башланган олы төзелешкә чакыра. Ул анда берсеннән-берсе матур, зәвыклы итеп эшләнгән йортларны бизәүдә катнаша. Анда ул 5 ел хезмәт куя.
Авыл җирләрендә агач әйберләре эшләү осталары сирәк булганлыктан  Илсурга тәрәзә рамнары, умарта оялары һәм кәрәз куйгычларга күпләп заказлар килә башлый.  Ул һәрнәрсәне  күңелен биреп, үзем өчен дип башкара. Шуңа авыл халкы арасында да егет тиз таныла. Аңа бүлмә һәм йорт ишекләре ясавын сорап килүчеләр саны нык арта башлый. Ул аны фабрикадагыдан  калышмыйча  матур һәм сыйфатлы итеп эшләп бирә. Әле дә күпләр оста куллы егетне  үз итеп авылда «ишек ясау остасы» дип йөртәләр. Ә оста гадәттәгечә кул астында булган станоклар һәм җайланмалардан киң файдалана. Аның остаханәсендә агач эшкәртүгә көйләнгән нинди генә станоклар юк. Һөнәрен элеккеге еллардагы төсле «балта остасы» дип әйтергә тел дә әйләнми инде. Чөнки заман таләпләрен үз итеп ул калай эшләнмәләре белән дә авылдашларын сөендерергә өлгергән. Кыскасы, нәрсәгә керешсә, шуны булдыра торганнардан ул «ишек ясау остасы».

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса