Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Олы Солтан мәктәбе укытучысы Мөсфирә Кәримуллина хөрмәткә лаек кеше

Укытучы hөнәре авыр hәм җаваплы хезмәт. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә.

Язмам герое да тормышның төрле этапларын үткән, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән укучыларының ихтирамын казанган  олуг йөрәкле шәхес Мөсфирә Гариф кызы Кәримуллина. Ул 1943 елның 24 сентябрендә Арча районы Шаши авылында дөньяга килә. Туган авылы  мәктәбендә белем алганнан соң, Казан шәhәренә килеп штукатур-буяучы  һөнәрен үзләштереп берничә ел эшләгәннән соң, күптәнге хыялын чынга ашыру өчен  химия-технология институына укырга керә. Яшь кыз көне буе укыса, кичләрен штукатур-буяучы булып үзе өчен акча эшли. Укуын тәмамлаганнан соң аңа Балык Бистәсе районына кайтырга тәкьдим итәләр. Шулай итеп аны 1970 елда Олы Солтан авылына химия-биология укытучысы итеп куялар. Мөсфирә ханым үзенең эшен бик теләп, җиренә җиткереп башкара. Хезмәттәшләре дә аны тиз үз итәләр. 31 ел хезмәт дәверендә “Өлкән укытучы” исеме, 1992 елдан методист исеме ала, күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 21 ел Олы Солтан мәктәбе бакчасын җитәкли. Кайда гына эшләсә дә бөтен көчен, тырышлыгын куеп хезмәт итә. Эшен чын күңелдән яратып, көчен кызганмыйча башкара. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы, һөнәренә тугры укытучыны балалар да үз итә. 

Рамилә Сөнгатуллина,
Олы Солтан авылы  
китапханәсе  мөдире.

 

Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса