Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл һәм кеше

Олы Солтан авылында яшәүче Вәлиевлар гаиләсе күпләргә үрнәк

Гаилә хакында сүз башлаганда гадәттә күпләр якыннарын, үз нәселләрен күз алдына китерәләр.

 Әби-бабай, әти-әни гаиләдә иң кадерле якын кешеләр. Алар бер-берсенә таяныч булып якыннарын кайгыртып яшәгәндә генә яшәешебез матур һәм көйле безнең. Тикмәгә генә гаиләне дәүләт белән тиңләмиләр. Чөнки ул һәрберебез өчен таяныч һәм беренче чиратта сыену урыны булып тора. Анда бер-берсен яратып, якыннары хакында кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүчеләр гомер кичерә. Гаиләдә үзара аңлашып яшәгәндә, тынычлык, татулык хөкем сөргәндә, балалар-оныклар тәртипле һәм барысы да сау-сәламәт булганда гына кеше үзен чиксез бәхетле итеп хис итәдер. 
Безнең бай тарихлы Олы Солтан авылында шундый күркәм гаиләләр байтак. Бүген шуларның берсе Вәлиевләргә киңрәк тукталасым килә. Нургазиз Нургали улы Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтып агроном вазыйфасын башкарды. Хезмәт юлын ул күпләргә үрнәк булырлык итеп үтте. Үз эшенең чын остасы буларак вазыйфасын җиренә җиткереп башкарды. 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Рамилә Сөнгатуллина,
китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса