Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Олы Солтан авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Безнең Олы Солтан авылы халкы элек-электән игелекле эштән читләшмәүләре белән аерылып тора.

 Кыш айларында хатын-кызлар буш вакытларында мәдәният йортына җыелышып махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Бу эштә авылыбызның яше-карты актив катнаша, вакыты, теләге, кул эшенә сәләте булган һәр кем килә. Белгәнебезчә, авыл җирендә яшәгәч һәр хатын-кыз кул эшенә  оста була инде ул. Биредә дә аларның актив катнашулары сокландыра. Гомуми эш өчен кирәкле материаллар  белән Шәмсенур Гыйлаҗетдинова тәэмин итә, моның өчен барыбыз да аңа бик рәхмәтлебез. Ул безнең һәр эшебездә актив катнаша, бервакытта да каршы килми. Без  маскировка челтәрләренең алгы сызыктагы хәрбиләребез  өчен бик тә кирәкле булуын һәм аның егетләребезнең гомерләрен саклап калуын  яхшы аңлап эш итәбез. Шуңа күрә  барыбыз да сөенечле җиңү көнен якынайту, хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең тизрәк туган якларына, гаиләләренә сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары өчен тырышабыз. 

Рамилә Сөнгатуллина, 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса