Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Октябрис Зәйнуллин: «Авылыбызның күрке алар»

Күгәрчен авыл җирлегендә булганда безгә Зәңгәр Күл авылында абзар тутырып терлекләр асраучы Радик Шакировлар гаиләсен мактап телгә алган иделәр.

Якыннан танышыр өчен юлга кузгалдык. Тик без ул көнне, йорт хуҗасы Радикны гына өйдә туры китереп алмадык. Язның бер көне ел туйдыра, дигәндәй, ул инде үзенең «Т-40» тракторы белән кырга чыгып киткән икән. Ишек алдында безне Радикның әнисе Зәмзәмия апа каршы алды. Килене Зөлфия белән таныштырып, улының иртәдән 15 гектарлы пай җирен тырмалап чәчүлек җир әзерләп йөрүе турында сөйләделәр алар. Өйдә утыра торган вакыт түгел шул.
Юл уңае  без әлеге гаилә хакында авыл кешеләренең дә фикерләре белән кызыксындык.  Бу төбәкнең хөрмәтле ветераны Октябрис абый Зәйнуллин, әлеге гаилә турында сүз чыгуга, безнең уй-планнарыбызны хуплап, алар исеменә бик күп мактау сүзләрен белдерде: «Авылыбызның күрке алар, олан, гомерләре буена терлекләр асрыйлар, мондый чын хезмәт кешеләре районда да сирәктер мөгаен. Шакировлар кебек гаиләләр күбрәк булса авылларыбыз сирәгәймәс, халкы да читкә чыгып китмәс иде,-диде. 
Зәмзәмия апа ире Харис абый  вакытсыз вафат булгач, берсеннән-берсе бәләкәй өч улы белән ялгызы кала. Ә ул чорларда, бүгенгедәй яшь бала белән өйдә утырулар булмый. Зәмзәмия апа озак еллар дәвамында колхозда сыерлар сава. Ә бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр булуын бүген һәркем яхшы белә. Ярый, бәхетенә әнисе Гамбәрия апа аның тормышында зур терәк була.  Ул көнозын өйдә балалар карый, колхоз эшеннән арып кайткан кызын җылы ризыклар белән каршы ала. Тормышның кадерен белүчеләр өчен моннан да олы бәхет була мени? Вакыт дигәннәре тиз үтә шул. Ул да лаеклы ялга чыга... Беркадәр алга китеп, шушы тырышлыкларының уңай нәтиҗәсе буларак, балалары да әдәпле, тәртипле, хезмәт сөючән булып үсүләрен әйтеп үтәсем килә. Иң куанычлысы, киленнәре дә үзләре төсле өлкәннәрне хөрмәтли, тормышны алга сөйри торганнардан булып чыга. Кагыйдә буларак әби тәрбиясендә үскән бала әдәпле, эшчән була диюләре хак шул. Аның балалары да кечкенәдән тырыш, эш сөючән булалар, бәхет эзләп чит-җирләргә чыгып китмиләр, һәммәсе дә туган авылларында төпләнеп калалар.

и-әни нигезенең дәвамчысы диләр. Уллары Радик та район үзәгендәге техник училищены тәмамлап кулына тракторчы-автомобильче һөнәре таныклыкларын алып туган авылында төпләнә. Күңеленә охшаган эше дә табыла. Колхоз җитәкчеләре аңа авыр һәм җаваплы вазыйфа йөклиләр. Егеткә Казан шәһәреннән һәм район үзәгеннән ягулык ташу эше йөкләнә. Күңелен биреп, киеренке хезмәттә йөргәндә сөенечле хәл була. 50 елга якын авылдашларының сәламәтлеге сагында торган фельдшерлары  Асия апа Кәримова лаеклы ялга чыга. Аңа алмашка үзе төсле үк уңган-булган яшь белгеч кызны җибәрәләр. Шулай итеп берничә ел дәвамында Зөлфия Мингариповага остазы, киң күңелле, ярдәмчел Асия апасы янәшәсендә хезмәт күнекмәсе үтәргә, үз тәҗрибәсен арттырырга насыйп була. Авылда вакытлыча яшәү урыны табылмагач, кызны Асия апасы үзләренең ишле гаиләсенә фатирга кертә. Бу вакытта егет яшь белгечне үзенә карату җаен эзли. Рейска чыкканда кызның йомышларын үти, кирәкле дарулар алып кайта, кинәт авылда берәрсе авырып китсә, җилдереп кенә аны район үзәгенә илтеп кайта. Шулай итеп алар бер-берсенең күңелен яулап, матур итеп гаилә корып җибәрәләр. Тормышларына ямь-куаныч өстәп кызлары Илюзә дөньяга килә. Нәни кызчыгын тәрбияләргә кайнанасы белән  Гамбәрия апа ярдәмгә килә. Әллә инде гаиләдә үз табиблары булганга Гамбәрия апа 92 яшенә кадәр кадер-хөрмәттә яшәп вафат була. Зәмзәмия апага бүген һич кенә дә 84 яшь биреп булмый, сыерларны савып май, каймак, катык, эремчеген хәстәрләргә булыша , гаиләнең тоткасы, диләр аның хакында. Шулай булмаса гаиләдә улы белән килене бер-бер артлы игезәк уллары Рәмзил белән Рәзилне, аннан соң инде Дәнис белән Әлфисне алып кайтып тәрбияли алырлар идемени . 
Радик колхоз таралгач авылда эш юк, дип күңел төшенкелегенә бирелми, шәхси хуҗалыгын киңәйтә. Үз пай җирләрен рәсмиләштереп анда җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәстәрли. Елның-елында алар 70-80 рулон печән кайтарып өяләр, фуражы да үзләренеке. Балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Кызы гаиләсе белән шәһәрдә яши. Ул әнисе һөнәрен сайлаган. Ике уллары да мәктәптән соң  Канаш техникумын тәмамлап шәһәрдә яшиләр, эшлиләр.  Ә төпчек уллары Дәнис белән Әлфис 5 нчедә укыйлар, әти-әниләренә дә сыерларын, дистәдән артык сарыкларын карарга булышалар. 
Шакировлар гаиләсе  авылда менә шулай күпләрне сокландырып матур гомер кичерә. Алар әле, игезәк улларының киләчәген кайгыртып, үз гаиләләрен коргач аларны районыбызга кайтару ниятендә йорт та сатып алганнар. 
 

 

Автор Алия Мухаметзанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса