Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Очарга дип туган җирдә шуышмас

Биектау егете Рәсим Гыйлаҗиев кечкенәдән әтисе кебек десантчы булырга хыяллана. 

 Ә әтисе Рәсүл  Төрекмәнстан хәрби округында Дәүләт Разведка идарәсенең махсус гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән соң озак еллар эчке эшләр органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан.

 8 сыйныфта укыганда каяндыр, кемнәндер Минзәлә аэроклубында парашюттан сикерү түгәрәге барлыгын ишеткәч шунда бару теләге белән яна башлый. Десантчы әтисе Рәсүл генә улының бу теләген хуплый инде. “Очарга дип туганны, җирдә шуыштырып булмый. Үземнән беләм”,- ди ул. Әнисенең ай-ваена карамастан иптәше Айдар Гобәйдуллин белән Минзәләдәге “Десантчы” хәрби-патриотик лагерына китә.  Беренче тапкыр парашюттан сикергәнен бүгенгедәй хәтерли Рәсим. Самолеттан аерылып, җиргә кош очымы биеклегеннән күз салгач, күңелен биләп алган халәтне онытырлыкмы соң? Моны үзе очып караган, күккә гашыйклар гына аңлый инде. Өч тапкыр сикерә ул парашюттан. Парашют спорты буенча өченче разрядлы спортчы нормасын үти. Мәктәпне тәмамлагач Рәсим Россия гадел хөкем университетында укып суд системасы белгечлеге алып чыга. Армиягә  китәр вакыты җиткәч,  хәрби комиссариатта  офицер өстәленә парашютчы таныклыгын куя да “Мине хәрби-десант гаскәрләренә җибәрегез. Мин бары тик десантчы гына булам”,-дип ярып сала. Шундый егетне дә алмагач,кемне алсыннар десантка. Дәүләт разведка идарәсенең Тамбовтагы 16 аерым разведка бригадасында хезмәт итә ул. Татарстаннан 11 сөлектәй егет килә «учебка»га.  Укып бетергәч кайсын кая җибәрәләр инде. Ә Рәсимне һәм  Әтнә егете Алмаз Гәрәевне “Сезнең кебек егетләр үзебезгә кирәк”,- дип Тамбовта алып калалар. Махсус радио-элемтә отрядында разведчик-элемтәче булып хезмәт итә якташыбыз. Хезмәте турында җәелеп китеп сөйләргә яратмый Рәсим. Әмма  чын десантчы булу җиңелләрдән булмый инде.  Аена ике тапкыр 50 чакырымлы марш-бросоклар, парашюттан сикерүләр генә дә ни тора.  Хәрби белгечлек үзләштергәндә дә, хәрби  бурычларны үтәгәндә дә, физик әзерлектә дә сынатмый якташыбыз.  Бу кадәресен киң күкрәген бизәгән медальләр ачык дәлиллиләр инде. Командалык әти-әнисенә дә чын Ватан сакчысы тәрбияләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары юллаган.

Хәзер Рәсим Россия гадел хөкем университеты магистратурасында укуын дәвам итәргә әзерләнә.

“Элек өйдә бер генә десантчы иде, хәзер икәү. Кер юа башласам машина тельняшкалар белән тула”,- ди Рәсимнең әнисе  Гөлнара шаяртып. Ә чынлыкта горурлана ул үзенең ир-егетләре белән. Горурланырлык та шул.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса