Нурсама апа язмышы
И, язмыш, кемнәрнең кайда яшәвен, ничек гомер кичерәсен язып куйгансың ахыры, син. Менә безнең дә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга йөргән көннәр.
Шул Җиңү көнен якынайтучы тол хатыннар, ятим балаларның ачы язмышы үзәкне өзә. Кайсыларыдыр аласын алып, бирәсен биреп яшәгән булса, кайберләренең кара сакалы гомере буе артыннан сөйрәлеп килә. Бигрәк тә толларныкы, сугыш чоры балаларыныкы. Беркайдан, бернинди ярдәм өмет итмичә тыныч кына яшәп, китеп бара алар. Ул чордагы күп кешенең язмышы бертөрлерәк булса да, Нурсама апа Гобәеваныкы күпкә аерыла шул. Әниле-әтилеләргә кызыгып, үзенекеләрне өзелеп сагынып төннәр буе елап чыккан чаклары аз булмады аның. Әнисен утын кисәргә җибәрәләр, ачлы-туклы, авызга кырып-себереп салырлык тәгам бирмиләр. Өйдәге хәлләр дә шул чама, чөнки сугыш бар кешеләрне тигезләгәндәй булды. Суык, тирләп-пешеп агач аударалар. Кинәт үзәк өзгеч хәбәр бөтен урманга тарала. Нурсаманың әнисе агач астында калган. Күзләрен соңгы кабат ачып йомганда балаларын исенә алгандыр, балакай. Бу вакытта абый-апалары үз тормышлары белән яшиләр, ә 13 яшьлек кыз бала олыгайган әтисен тәрбия кыла. Шәрәфи абыйның аяклары йөрми, соңгы көнгә кадәр кызына рәхмәтле була.
Автор Тәнзилә Нуриева.
Яңа Арыш авылы.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia