Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Нурания Мингәрәева: «Югары күрсәткечләргә ирешү өчен беренче чиратта коллективның бердәм, тату, хезмәткәрләрнең бер-берсенә уңай карашта булулары мөһим»

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Кама Плюс» кулланучылар җәмгыятенең җитештерү мөдире-технологы Нурания Фәсхетдин кызы Мингәрәева быел Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм исемле сәгать белән бүләкләнде.

 Нурания Мингәрәева үзенең яраткан эшенә 38 ел гомерен багышлаган югары класслы профессионал. Казан кооператив техникумында икмәк пешерү технологы белгечлеген үзләштереп, ул Балык Бистәсе икмәк комбинатына эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куя. Икмәк-булка, кондитерлык әйберләре пешерү буенча бөтен җитештерү процессын җитәкли һәм контрольдә тота. Моңа кадәр икмәк комбинатының төрле тармакларында прәннек һәм колбаса цехлары мөдире вазифасын башкара.

    Урамга таралган яңа гына пешкән ипинең хуш исе беркемне дә битараф калдыра алмый. Шуңа да мичтән ипи-булка чыгару сәгатьләрендә «Кайнар икмәк» кибетендә аеруча кеше күп була.  Икмәк комбинаты хезмәткәрләре ун төргә якын ипи җитештерә. Моннан тыш, тортлар, бубликлар, сохарилар, кисель, лимонад, квас ясыйлар. Үз продукцияләре белән конкурсларда, Россия дәрәҗәсендәге күргәзмәләрдә, Татарстан Кулланучылар берлегендә, республика ярминкәләрендә катнашалар.

Тантаналар өчен каравайны Нурания Фәсхетдин кызы үзе әзерли. 2019 елда Калуга өлкәсендә узган "Икмәк - син дөнья" халыкара форумында "Россиянең иң яхшы икмәге” конкурсында Кубок һәм Дипломга лаек була. 

- Югары күрсәткечләргә ирешү өчен беренче чиратта коллективның бердәм, тату, хезмәткәрләрнең бер-берсенә уңай карашта булулары  мөһим. Аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Кайвакытта килеп туган мәсьәләләрне эштән соң да хәл итәргә туры килә, телефон һәрвакыт үзем белән, - ди Нурания.

  Продукциянең сыйфаты иң әһәмиятлесе. Моны производство мөдире аңлап эш итә. Үзе ачыткы әзерли, камыр ясауны контрольдә тота, әзер икмәкне анализга ала.  Башка районнардан, шәһәрләрдән килгән ипи-булка сатылуга карамастан, Балык Бистәсе икмәгенә ихтыяҗ бервакытта да кимеми. Район халкы, кунаклар тәмле икмәк өчен рәхмәт әйтәләр икән, хезмәтләре белән горурланырга тулы хаклары бар. Күпме кешене хуш исле икмәк белән сөендерәләр алар! 

- 38 ел эчендә төрле җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Раил Нәгыйм улы Бариевка аңлавы, ярдәм итүе, алдан күрүчәнлеге өчен рәхмәт. Чөнки аның ярдәмендә районда икмәк пешерү производствосы сакланып калынды һәм уңышлы эшләвен дәвам итә, - ди Нурания Мингәрәева.

Кеше тормышны яратыр өчен туа. Бу, беренче чиратта, яраткан эш белән шөгыльләнү, тирә-юньдәгеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, ярдәм итү. Эшләгән эшеңнән тәм табып яшәү гаиләдәге атмосферага да уңай тәэсир итә. Радиф һәм Нурания Мингәрәевларда да нәкъ шулай. Алар үрнәк гаилә булып 33 ел яшиләр.

 - Бер-берегезне ничек очраттыгыз? - дип кызыксынам.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Таңсылу Минһаҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса