Нәкыйп Гарипов: “Чирле мал аякка басса, сөенеп кайтам”
Котлы Бөкәш участок ветеринария пункты мөдире Нәкыйп Гарипов турында язарга утыргач, бөек галим Иван Павловның “Табиб кешене дәвалый, ә ветеринар кешелекне дәвалый”, дигән канатлы сүзләре искә төште.
Бу һөнәрнең әһәмиятен, мөһимлеген моннан да төгәлрәк итеп әйтермен димә инде. Элек-электән мал табибы авылда абруйлы, хөрмәтле кеше саналган.
Бик күп авыл малайлары кебек Нәкыйп тә мал-туар арасында кайнашып, әти-әнисенә булышып үсә. Табигатьне, һәр тереклекне яратуы гомерлек һөнәр сайлауда да төп этәргеч була инде.
-Безнең авылдан 7 егет Казан ветеринария институтында укыдылар. Бервакыт мин дә аларның берсенә ияреп Казанга бардым, институтта да “экскурсиядә” булдым. Миндә дә шунда уку, ветеринария табибы булу теләге уянды,- дип искә ала Нәкыйп.
Күңелле, шаулы студент еллары сизелми дә үтеп китәләр. Яңа диплом алган егетне районыбызның “Победа” колхозына ветеринария табибы итеп җибәрәләр. Ул вакытта әлеге хуҗалыкта 3000 баштан артык терлек исәпләнә. Ветеринарга эш муеннан, кыскасы. Менә шулай беренче хезмәт чыныгуы ала яшь белгеч. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач ике ел Лаеш районының Хәерби совхозында баш ветеринария табибы булып эшли. Бәлки шунда
төпләнеп тә калган булыр иде. Әмма районыбызның ул вакыттагы баш ветеринария табибы Альберт Саркеев үзе килеп, туган ягына кайтырга чакыра Нәкыйпне. “Кайт, егет, районга синең кебек белгечләр кирәк”,- ди.
Инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән егетне Котлы Бөкәш ветеринария пункты мөдире итеп билгелиләр. Менә 30 елдан артык шушы мәшәкатьле дә, авыр да вазыйфаны башкара ул.
Бүгенге көндә бу пункт 29 авылга ветеринария хезмәте күрсәтә. Бу зонадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6000 нән артык, шәхси хуҗалыкларда 2000 тирәсе мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларга өстәп сарык-кәҗәсе, кош-корты, эт-мәчесе...
Маллар саны 80 елларга караганда күпкә кимесә дә, эш-мәшәкать җитәрлек. Йогышлы авыруларга каршы профилактик чараларны уздырырга кирәк, төрле чирләрне вакытында диагностикалау да таләп ителә. Әлеге зонада терлекләрдә бруцеллез кебек авыруларның бөтенләй күзәтелгәне юк икән. 90-95 елларда чит өлкәләрдән контрольсез терлекләр ташу нәтиҗәсендә таралган лейкоз авыруын да киметүгә ирешкәннәр. Бу Нәкыйп Гариповның үз эшен җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсе дә инде.
Кан алу, вакцинацяләү чорларында аның эш көне иртәнге 4 тән башлана.
-Малларның авырткан җирләрен күрсәтергә куллары да, әйтергә телләре дә юк бит.Шуңа күрә дөрес диагноз кую, дәва билгеләүнең үз кыенлыклары бар. Монда белем генә җитми, тәҗрибә дә, маллар “телен” аңлый белү дә кирәк,- ди ул.
Эштән кайткач та тынып тормый Гариповларның телефоны, төн уртасында да шалтырый. Сыеры бозаулый алмасада, башка мал- туары аяктан егылса да, ярдәм сорап Нәкыйпкә мөрәҗәгать итәләр инде.
-Сәгать төнге икедә, өчтә чыгып киткән вакытлар да була . Ничек бармыйсың? Кешенең карап торган сыеры бит ул. Мал аягына басса, сөенеп кайтам ,- ди Нәкыйп.
Гаиләдә дә күпләргә үрнәк булып яшиләр Гариповлар. Өйдә дә, эштә дә гел бергә алар. Тормыш иптәше Әлфия пунктта ветсанитар вазыйфаларын башкара. Кызлары белән дә горурланырлыклары бар. Алияләре педагогия фәннәре кандидаты, доцент. Казан туризм һәм спорт академиясендә инглиз телен укыта. Айгөлләре быел гына Казан медицина институтын тәмамлаган.
Күптән түгел Нәкыйп Гарипов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәтендә күркәм уңышларга ирешеп, авылдашларының хөрмәтен казанып, яраткан гаиләсе кочагында каршылады ул гомер бәйрәмен.
Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа