Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе Котлы Бөкәш авылында яшәүче, авылдашларының зур ихтирамын казанган Сәләхиевлар нәселе. Нәсел башы тырыш, нык, уңган, укымышлы кешеләргә барып тоташа.
Язмамны Нәкыйф абый Сәләхиевның әбисе Шәрифәҗамалдан башлыйсы килә. Авылда ул сөннәтче әби булган. "Нык кеше иде, һәр елны донор булды. Корган агачның сарысын гына сибеп өрә, ак май белән майлап куя, чалт иткән кебек төзәлә иде ярасы",-дип сөйлиләр аның турында. Теләче, Саба, тирә-як районнардан аның янына килеп малайларны сөннәткә утырттыра торган булалар. Шәрифәҗамал әбинең балалары да эшкә хирес кешеләр. "Әти-әни-Хәтимә белән Юныс нык нәсел иде. Икесе дә грамоталы кешеләр, безгә дә дөрес тәрбия биргән, дип уйлыйм. Дүртебез дә югары белем алдык",-ди Нәкыйф абый. Юныс абый Бөек Ватан, Япон сугышларында катнашкан кеше. Батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бүләкләре хәзер авыл музеенда саклана икән.
Авылда Сәләхиевлар фамилиясе данлыклы, эшләгән эшләре белән үрнәк һәм мактаулы. Нәкыйф абыйның иң олы абыйсы Нурислам (мәрхүм инде) озак еллар ветеринария табибы булып эшли. Соңыннан аны тагын да җаваплырак хезмәт- Яңа Арыш авылында колхоз председателе итеп билгелиләр. Рафаэль абыйсы теш врачы, лаеклы ялда булуына карамастан әле дә кешеләр дәвалый. Апасы Рәсимә озак еллар бухгалтер хезмәтен башкара. Нәкыйф Сәләхиев мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Бер курсны тәмамлаганан соң армия сафларына алалар. "Армиядә мин ир-егет буларак чыныктым. Характерым ныгыды. Анда аралашырга, идарә итә белергә өйрәндем",-дип искә алды ул елларны. Ватан алдында бурычын үтәп кайтканнан соң укуын дәвам итә. Уку белән беррәттән студент тормышында актив катнаша. Студент советы секретаре итеп сайлана. "Студент язы" фестивальләрендә факультет данын яклап еш чыгышлар ясый ул. Финалга чыккан вакытлары да була. Аны институтны тәмамлап кайтуга тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп мәктәпкә эшкә алалар. "Язучы Равил Фәйзуллин, Әхмәт Гадел, профессор Роза Вәлиева кебек күренекле шәхесләр тәрбияләп чыгарган мәктәп бу. Башта каушап калсам да, аннан бик теләп эшкә тотындым. Коллективыбыз тату булды. Киңәш бирделәр, өйрәттеләр",-дип мәктәбе белән горурланып сөйли Нәкыйф абый. Аның оештыру, кешеләр белән эшли белү сәләтен күреп туксан бишенче елда мәктәп директоры итеп билгелиләр. Менә егерме елдан артык әлеге мәктәп коллективын җитәкли.
Максатчан директор
Нинди генә мәктәп булмасын, анда төп фигура директор һәм аның янәшәдәгеләр.
Тәҗрибәле җитәкче һәрвакыт уку-укыту барышын контрольдә тота. Алар әйләнә-тирәдә, күрше төбәкләрдә бу өлкәдә нинди яңалыклар барлыгын белеп тора. Яхшы директор үз мәктәбе өчен дөрес юнәлеш, кыйбла сайлый. "Мәктәпнең данын төшермәс өчен күп тырышырга, эшләргә туры килде. Коллектив белән бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек",-ди җитәкче. Мәктәп балалар саны буенча районда өченче урында тора. Укучылар да фән олимпиадаларында катнашып район, республика күләмендә югары урыннар яулыйлар. Укытучылар да төрле бәйгеләрдә катнашып грантлар оталар.
Гаилә татулыгы белән көчле
Язма героеның гаиләсе турында язып китәргә дә форсат туды. Нәкыйф абыйның тормыш юлы да, гаиләсе дә хезмәт юлыдай матур, бай. "Матурлыкны, чәчәкләрне яратам",-ди язма героем. Бакчасында ниләр генә утыртмый алар. Күп сортлы чәчәкләрдән тыш, әллә ничә сортлы җиләк-җимеш үстерәләр. Почта аша виктория үсентесен Белоруссиядән кадәр кайтартканнар. Каен җиләгенең дә нинди төре генә юк. Тормыш иптәше Рузилә апа чәчәкләрнең орлыкларын үзе ясап утырта икән. "Тормыш иптәшем тырыш, эштән зарланмый. Өч малай үстердек. Югары белем алырга ярдәм иттек. Балаларыбыз да эштән курыкмыйлар Кечкенәдән үзебез янында йөреп хезмәткә өйрәнделәр",-ди Нәкыйф абый.
Нәкыйф абый күптөрле сәләт- шөгыльләргә ия. Мәктәпне җитәкли, авыл советы депутаты, озак еллар инде авыл Сабантуйлары алып баручысы. Бик матур җырлый да әле ул. Бу аңа әтисеннән күчкәндер. Ул да җыр-моңга оста булган. Ике абыйсы да гармунда уйный. "Тормыштан бик канәгать. Ходай сәламәтлектән аермасын. Улларымны башлы- күзле итәсе бар әле",-ди ул алдагы бурычларын барлап.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.
Нет комментариев