Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Николай Баландин: «Сыерлы гаилә тук була»

Баландиннар гаиләсен Бәтке авылында күпләр яхшы беләләр һәм мактап телгә алалар.

Алар биредә гомерләре буена дәрәҗәле гаилә буларак данга күмелеп яшәгәннәр.
 Әтиләре Анатолий Степанович озак еллар дәвамында колхозда бригадир булып эшләсә дә бер вакытта да үзен өстен тотмады. Бик гади, кешелекле, хезмәт сөючән урта звено җитәкчесенең районда дәрәҗәсе зур иде ул елларда. Районкүләм җыелышларда аның бригадасын мактап телгә алулары әле дә хәтеремдә. Иң куанычлысы, тормыш юлдашы Надежда Григорьевна белән аларның балаларына да бер дигән яхшы тәрбия бирә белүләре күпләрне сокландыра. Кайберәүләр кебек алар бер вакытта да масаюны, кәпрәюне белмәделәр. Бу тыйнаклыклары әле бүген дә дәвам итә. Алар гаиләләре белән үз хезмәтләренең тәмен татып, игелеген күреп матур гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Николай Баландин бүгенгесе көнне шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дистәләгән баш мөгезле эре терлек асрый. Сигез баш савым сыерлары бар. Аның сүзләренә караганда, эшеңне күңел биреп, яратып башкарсаң ару-талулар да сизелми, балаларың, туганнарың алдында да йөзең якты. Балаңа, күчтәнәч итеп итен, сөтен, каймагын  җибәргәндә дә күңелләр күтәрелеп китә. Тормыш булгач аның әнә шундый вак-төяген дә искә алмый булмый шул, дип гаилә башлыгы белән җылы әңгәмә корганда аның тормыш иптәше Галина Александровна да безнең сөйләшүебезне беркадәр җанландырып җибәргәндәй итте. Шәхси ярдәмче хуҗалыкның уңай яклары күп инде анысы бүгенге тормышыбызда. Тик менә гомерләр генә бик тиз уза, үзләре дә инде олы яшькә якынлашып киләләр. Шуңа җәй айларында савым сыерларын киметми дә булмас, дип Баландиннар киләчәккә үз планнары белән уртаклаштылар.
Ни дисәң дә, кечкенәдән өлкәннәргә булышып, ярдәм итеп үсү күп яклап файдалы шул авыл малае өчен. Николайның да бар гомере туып үскән төбәгендә үткән. Бары тик хәрби хезмәтне генә аңа Украинада үткәрергә туры килә.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса