Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ни хәлдә сез, солдат әниләре?

Узган ел, илдә өлешчә мобилизация башлангач, Зур Мәшләк авыл җирлегеннән 8 егет хәрби хезмәткә китә. Хәзерге вакытта алар хәрби хәрәкәт зонасында.

Луиза Ананьева

Фәрвәз Каюмова

Егетләр белән элемтә бармы? Аларның гаиләләренә авыл җирлегеннән ярдәм күрсәтеләме? Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күреп сөйләшүең мең өлеш яхшы, дигәндәй, барысын да күреп ачыклау өчен без Зур Мәшләк авыл җирлегенә килдек.
–Егетләр барысы да кыска вакытлы ялга кайтып килделәр. Аларны исән-имин күрү безнең өчен дә зур сөенеч, - ди авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин. – Гаиләләренә булышлык күрсәтәбез. Печән сораучыларга – печән илттек. Шулай ук Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгыннан киселгән утыннар кайтарылды. Дөрес, яңгырлар башлану сәбәпле, әле берничә гаиләгә кайтарырга өлгерә алмадык. Анысын да озакка сузмабыз.
Гуманитар ярдәм җибәрүдә дә үз өлешләрен кертә мәшләклеләр. Күптән түгел егетләр өчен мәктәп коллективы өй токмачы кисеп җибәргән. Шулай ук гаиләләрдән аерым посылкалар да юлланыла икән.
–Килүегезгә, хәл белүегезгә бик зур рәхмәт, – дип каршы алды безне шушы җирлеккә кергән Бикчурай Чаллысы авылыннан Талия Юсупова. –Улым Рушан узган елның 2 нче октябрендә мобилизацияләнде. Гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши иде. Берсе 6 нчы сыйныфта, икенчесе 1 нче сыйныфта укучы балалары бар. Баштан ук “повестка килсә хәбәр бир, әни, барам”, диде. Күп сөйләшергә яратмый. Хәбәр булуга тиз генә җыенып китеп тә барды, – ди ул. 
Ана йөрәге борчылмыйча түзәмени?! Һәр көн, һәр сәгать телефоныннан шалтырату көтә Талия ханым. Төрле чаклары була әлбәттә. Әмма җае чыгуга улы элемтәгә керергә тырыша. “Бар да яхшы, әни, борчылма”, дип бер җөмлә әйтеп куюы да әллә ниләрдән артык.
–Аллага шөкер, өч тапкыр күрештек, азга гына булса да ялга кайткан иде. Соңгысында 2 нче ноябрьдә китте. Саубуллашканда: “Догадан калдырмагыз, әни, исән-имин күрешүне теләп торыгыз”, диде балакаем. Бөтен теләгәнем шул инде. Киткән егетләр барысы да исән-сау кайтсыннар, илебездә тынычлык урнашсын иде, – ди күз яшьләре аша Талия Юсупова. – Казанда яшәүче кызым Алия посылкаларны җибәреп тора. Кулына алуга хәбәр итә улым. Авыл Советыннан да ярдәм итәләр, рәхмәт яусын. Әле менә үземә бер машина утын кайтардылар, “Кулон” җәмгыяте он һәм акчалата ярдәм итте, – ди ул.
Сүзләрендә улы Рушан белән горурлану чагылса да, улын көткән ана күзләрендәге сагыну, сагыш төсен яшерерлек түгел иде шул... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев