Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Әни дигән изге фәрештәм

Корноухово мәдәният йорты авыл халкын бәйрәм концерты белән сөендерде.

Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар, “Рябинушка” вокал коллективы үзешчәннәренә кушылып җырлап, “Сәйлән” театр коллективының берсеннән – берсе көлкеле скетчларыннан рәхәтләнеп көлеп, “Муза” һәм “Вдохновение” сәнгатьле сүз яратучылар клубына йөрүчеләрнең күңелләргә үтеп керерлек шигырьләрен тын да алмый тыңлап, күз яшьләрен сөртеп, гомумән, безнең үзешчәннәребез белән бер дулкында булып, дәррәү кул чабып утырырлар иде микән?! Чын мәгънәсендә елатты да, җырлатты да, биетте дә, яшьлеккә – тәүге тапкыр әни булган елларга да алып кайтты әлеге бәйрәм. Өлкән буын гына түгел, залда утыручы балалар да, сәхнәгә текәлеп, концертны күзәтте. Әниләрнең Җир йөзендәге иң Бөек, иң Изге зат икәнлеген ассызыклаган сүзләрнең асылына төшенергә теләп, һәрбер сүзне йотлыгып тыңлап утырулары аеруча да сөендерде безне.

Бәйрәм булгач, бәйрәмчә һәм истә калырлык булсын дип, мәдәният йортыбызда үткәрелгән һәрбер чарага килеп, авылыбыз үзешчәннәрен мактау сүзләре, ихлас теләкләре белән һәрчак яңа үрләргә үсендереп торучы иң актив тамашачыларны ул кичтә сәхнәбез түренә дәшәсе иттек. Аларга ихлас теләкләребезне теләп, Григор Гумашян ярдәме белән әзерләнгән истәлекле бүләкләребезне тапшыру бәйрәм киченең иң югары ноктасы булгандыр, мөгаен.

Күңел җылыбызны биреп әзерләнгән бәйрәм концертыбыз бер сулышта узып та китте. Вакытларын кызганмыйча, безне хөрмәт итеп килгән һәрбер тамашачыга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең ихлас теләкләрегез, җылы сүзләрегез безнең йөрәкләргә сары май булып ята, яңадан - яңа эшләргә илһамландыра. Киләчәктә дә бергә булыйк! Ходай саулыктан, җан тынычлыгыннан аермасын.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса