Нәгыймә апа Фатыйхова: " Бүгенге тормышка сөенеп туймаслык".
Хәтер – үткәннәрне күзаллар өчен кирәк. Өлкән буын сөйләп калдырмаса аның тарихи кыйммәте югалыр, хатирәләр төссезләнер иде.
Авылыбызда сугыш елы истәлекләре белән яшәгән, утлы елларны күңелләрендә саклаган тыл хезмәтчәннәре байтак. Шуларның берсе Иске Арыш авылының хөрмәтлесе, тыл ветераны Нәгыймә апа Фатыйхова. Тугызынчы дистәсен вакласа да зиһене, зирәклегенә таң калырлык аның. Китапханәдә, клубларда уздырылган очрашуларга теләп килә, гыйбрәт итеп үткән тормыш юлын сөйли ул.
-Әтине сугышка алганда без әле кечкенә идек. Хатлар килү-килмәвен хәтерләмим дә. Әмма ул сугыш безне әтисез ятим калдырды. Бар авырлык әнигә төште. Үзебез дә бик иртә тормыш арбасына җигелдек.
Кырдан атлар өчен салам тартып ташу, кырларга ашлама өчен көлләр сибү дисеңме, барысын да без - балалар, яшүсмерләр эшләдек. Корноухово авылы бездән бик ерак. Шунда бәрәңгене чанага салып тартып бара идек, - дип искә ала Нәгыймә әби ул елларны.
Гәүдәгә нык, егәрле булганлыктан ир-егетләр белән тигез эшләгән, авырлыклардан курыкмаган ул. Туйганчы ашарына, кияренә юньле кием булмаса да ул чор балалары зарлану, сыкрануны белмәгән. Иртәдән кичкә кадәр басу-кырда эшләгән, печәнен чапкан, урманын кискән.
- Бүгенге тормышка сөенеп туймаслык. Барысы да табын түрендә. Һәр туган көнгә шөкер итәрлек бит, - ди ул.
Чыннан да, Нәгыймә апалар гаиләсе авылыбызда күпләргә үрнәк. Улы Рәис хуҗалыкта комбайнда эшли, килене Лилия пешекче. Бергә, төп нигездә тату гомер кичерә алар. Сабак алырлык үткәне, куанып тормыш итәрлек бүгенгесе булган әбиебезгә әле тагын озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Зәмзәмия Зәйнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа