Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Намуслы хезмәттә үткән гомер

 Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр-тормышыбызның күрке.

 Бүгенге язмам, хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган, тамган тире, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт, хөрмәт булып кайткан кешеләрнең  берсе - Үзбәк Габдрахман  улы Мусин турында. "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән югары исемгә лаек булган хезмәт ветераны инде лаеклы ялда, туган авылы Яңа Арышта гомер кичерә.

Ул,  үз-үзен аямыйча, бар көчен,  тырышлыгын куеп,  туган авылына хезмәт иткән кеше. Эш дәверендә үзен хезмәт сөючән, намуслы, тырыш белгеч итеп таныта. Колхоз рәисенең, авылдашларының ышанычын аклау өчен күңел биреп эшли . Узбек Мусинның авыл хуҗалыгы техникасы белен идарә итү документы булмаса да, эшен намус белен башкара. Төрле маркадагы тракторларда эшләп, белемнәрен арттырырга да өлгерә. “Мин яшьтән техникага бөтен җаным-тәнем белән бирелдем. Кыенлыкларны җиңеп, хезмәтемне яратып башкардым”,-ди ул.  Тәҗрибә туплап, сабанчылар ярышларында катнашырга да өлгерә.  Ә 1991 елның җәе аның өчен тагын да зуррак шатлык китерә. Питрәч районының бер хуҗалыгында сабанчылар конкурсында ул район данын яклый. Шуннан соң төрле елларда 8 тапкыр шундый ярышларда катнашып, җиңү яулый. Шунысы куанычлы, район һәм хуҗалык җитәкчелеге Хезмәт кешесен бәяли белә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Үзбәк Мусин Хезмәт Даны орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Ул «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исемен лаеклы йөртә.

       40 елдан артык намуслы хезмәттә үткән гомер! Әйтергә генә җиңел. Аларда борчылып үткәргән алсыз-ялсыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята. Әле пенсиягә чыккач та хезмәтен дәвам итә ул. “Рацин” җәмгыятенең генераль директоры Әсхәт Шәрәпов куәтле Бюллер Версатайл 435 тракторын кайтарта. Үзбәк абый 15 метрлы агрегатны тагып басуны иңли. Аның белән бер чорда эшләгән механизаторлар Үзбәк  абый хакында аның кебек эшчәннәр берүзе ун кешегә тора,- ди.

      "Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул,- ди Үзбәк  абый, - бернинди эштән курыкмасыннар, булсын дип эшләсеннәр. Хезмәтнең тире ачы булса да- җимеше татлы була".

Бәйрәм көннәре якынлашканда, юбилярны туган көне  белән тәбрикләп, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы,тигез парлы тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, олы бәхетләр, якыннарыгызның игелеген күреп, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын.

Рәзилә Мөхәммәтрахимова,

Яңа Арыш авылы.

фото от автора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса