Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Нәбиуллиннар династиясе – авылым горурлыгы

Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән «Педагог һәм остаз елы» берничә ел элек узып китсә дә, әлеге мөһим тема беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмаячак.

Яшь буынга белем бирү, тупланган тәҗрибәне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куйган укытучы һөнәре – үтә дә җаваплы, киң кырлы һәм мәртәбәле хезмәт.
Россия Федерациясе Мәгариф министры үзенең бер чыгышында бүгенге көндә илебездә гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган 500дән артык династия булуын әйткән иде. Мондый күркәм гаиләләр безнең Яңа Арыш авылында да бар. Шундыйларның берсе – Нәбиуллиннар гаиләсе. 
Гаилә башлыгы Нәбиуллин Дамир Хатыйп улы 1958 елда Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган бабасы, шулай ук әтисе белән әнисе бөтен гомерләрен туган авылларының урта мәктәбендә укытканнар. Егет 1976 елда Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына химия-биология бүлеген тәмамлап, төрле  елларда Казаклар Чаллысы сигезьеллык мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм химия-биология укытучысы, Күки урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Яңа Арыш урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары, Олы Солтан урта мәктәбендә директор вазыйфаларын башкара. Фәнни хезмәт яклап, педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә лаек була. Мәгариф өлкәсендә куйган эшчәнлеге өчен ул РСФСР мәгариф министрлыгының «Халык мәгарифе отличнигы» дигән күкрәк билгесенә, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә дә ия була. 1993 елдан бүгенге көнгә кадәр Дамир абый – Яңа Арыш урта мәктәбе директоры. 
Дамир Хатыйп улының хәләл җефете Галия Гыймран кызы да гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган. Ул 1960 елда Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа. Әтисенең мәктәп директоры булып эшләве, абыйларының да укытучы һөнәрен сайлавы кызга билгеле бер йогынты ясамый калмагандыр. 1977 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына химия-биология белгечлеге буенча укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлап, туган авылында химия һәм биология укытучысы булып эшкә урнаша. Аның хезмәт юлы Олы Солтан, Яңа Арыш авылы мәктәпләре белән бәйле. Төрле елларда озайтылган көн төркеме тәрбиячесе була, химия һәм биология фәннәрен укыта. Укыту-тәрбия эшендәге системалылык, яңалыкка омтылу, һәр эшне тәртибе белән, җайга салып эшли белүе, үз- үзен камилләштерү өстендә туктаусыз эзләнүе – укытучының хезмәттәшләре, әти- әниләр, балалар белән аңлашып эшләвенең нигезе булып тора. Югары квалификацион категориягә ия булган мөгаллимә эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, укучыларын сабыр, тырыш һәм көчле булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә. Укытучының бүләкләре арасында Россия, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыкларының күпсанлы Мактау кәгазьләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, район башлыгының, мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре... Ә иң олы бүләк – ул укучыларының, аларның әти-әниләренең рәхмәтләре. 2008 елда “Татарстан мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесенә лаек булган, 2011 елда “Безнең иң яхшы укытучы” грантын алуга ирешә. 
Укытучы һөнәре турында сүз йөрткәндә, гадәттә “авыр һөнәрләрнең берсе” дигән фикер йөри. Килешми мөмкин түгел. Ләкин остазларыбыз Дамир абый һәм Галия апаның иң авыр темаларны да җиңел генә итеп аңлатуларын, катлаулы дип күренгән очракларны да шома гына хәл итүләрен искә төшергәндә, укытучыларыбызга болар ничек җиңел бирелә икән дигән сорау туа. Бу, һичшиксез, остазларыбызның зур тырышлыгы, үҗәтлеге дияр идем мин. 
Мондый гаиләләрнең тарихлары һәркемгә билгеле булырга, үсеп килүче буын, булачак педагоглар өчен үрнәк булырга тиеш.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса