Миңнулла Насыйбуллин: “Алтмышта да әле без кирәк”
Шушы көннәрдә генә район газетасы битләрендә күрше Питрәч районы "Рацин-Шәле" җәмгыяте коллективының күптәнге танышым Миңнулла Насыйбуллинны олы юбилее белән тәбрикләмәсен укыгач гаҗәпкә калдым. Үзвакытында Балык Бистәсе район "Сельхозтехника" берләшмәсендә хезмәт куеп, күп еллар дәвамында Мактау тактасыннан төшмичә, зур абруй казанган егет ул Миңнулла.
Менә дистә елга якын күрше район хуҗалыгына барып эшләп йөрүен әле белми идем. Һөнәрле югалмас, дип хак әйтә шул безнең халык. Миңнулланың да яшьлегендә сайлаган хезмәтен бүгенгәчә уңышлы төстә дәвам иттерүенә ихластан сөендем. Районыбызның Тәберде Чаллысы авылында электрчы хезмәтен башкарган әтисе Хадиулла абый һөнәрен үзенә юлдаш иткән ул. Әтисе исә авыл йортларын электрлаштыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган.
Үзен күптәннән белсәм дә Миңнулланың әле миңа билгеле булмаган тагын бик күп уңай сыйфатлары мәгълүм булды. Үз хуҗалыгы остаханәсендә сөйләшеп утырабыз.Аның үткән тормыш юлы, эшчәнлеге, яшәеше хакында әңгәмә корабыз.Шул вакыт күрше урамда яшәүче ир-ат килеп керде. "Күптән түгел генә сатып алган электр пычкысы ватылып китте, ни булды аңламыйм",- диде ул. "Доктор Миңнулла" диагнозны тиз куйды һәм төзәтеп тә бирде. Төрле көнкүреш приборларын төзекләндерүен сорап, аңа әнә шулай бик күп райондашларыбыз мөрәҗәгать итәләр икән. Берәүне дә кире бора белми ул. Белмәгән эше юк дисәм дә, һич арттыру булмастыр, мөгаен. Озак кына әңгәмә корып утырганда, аның хәтер сандыгында тагын бер вакыйга яңарды. Ә вакыйга болайрак була, биш-алты еллар элек районыбызның бер хуҗалыгыннан аңа "Полесье" комбайнының Чехословакиядә эшләнгән стартерын көйләп булмасмы икән дип, хуҗалык җитәкчесе мөрәҗәгать итә. Яңасына заказ бирергә шәһәргә баргач, аның урып-җыю эшләре тәмамланганда гына килеп җитәргә мөмкин булуы ачыклана. Вакыт кысан, бер дигән агрегатны тик тотып булмый бит инде. Миннулла исә аны икенче көнне үз остаханәсендә ясап, хуҗалыкка алып барып урнаштырып та куя. Бу техника әле дә хуҗалыкта хезмәт итә икән. Үз гомерендә аңа "Дон", "Енисей", чит илләрдә эшләнгән шактый катлаулы "Магдон", "Класс", "Нью-Холд" комбайннарының генераторларын, стартерларын һәм башка байтак кына электр җиһазларын төзәтергә туры килгәли. Югары уку йортларын тәмамламаса да, үз хезмәтенең чын остасы ул. Аны менә дигән белгеч дип атарга була. Әле шуның өстенә тыйнаклыгы, сабырлыгы да үзен бизәп тора. Боларның барысына да кемнән өйрәнүе, үзенең остазы итеп кемне санавы турында да кызыксынмый булдыра алмадым. "Ни хәл итәсең, тормыш бер урында гына тормый бит, үзлегемнән дә укырга туры килде инде, аннары укытучыларым яхшы булды,- диде ул. Тәб. Чаллы мәктәбендә укыганда физика фәнен бик яраткан икән егет. Укытучысы Әкрам абыйсы Минһаҗев аны хәтта үзе урынына әзерләп Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керергә дә үгетләп караган. Тик егет хезмәт юлын Котлы Бөкәш "Сельхозтехника"сында башлаган, аннан берничә елдан аны район үзәгенә чакырып китергәннәр. Биредә исә язмыш аны бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган электрчы Гариф Гарипов белән очраштырган. Алар күп еллар бергәләшеп, үзара аңлашып матур хезмәт куйганнар. Боларның барысы да аның күңелендә иң якты хатирәләр булып саклана.
Хәзерге вакытта яңа эш урынында, чит районда да кирәкле һәм хөрмәтле хезмәткәр әле ул. Үзе хезмәт куйган төбәктән тыш бүген еш кына Теләче, Саба районы авылларыннан да аңа бик күпләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча баш белгече Зөфәр Әхтәмов та аны мактап телгә алды. Ул Миңнулланың әле күптән түгел генә Биектау районының бер хуҗалыгында озак еллар дәвамында тик яткан чит ил тракторының стартерын көйләп сафка бастыруына соклануын белдерде. "Гаҗәпләнмәслек тә түгел бит, нәрсәгә тотынса шуны булдыра. Менә дигән инженер инде", - диде ул. Ә күптәнге танышым исә: "Алтмышта да әле без кирәк",- дип тыйнак кына игелекле гамәлләрен кыла бирә.
Идрис Аметов.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев