Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Светлана Мостафина: “Әгәр мин укытучы булмасам, мәдәният өлкәсен үз итәр идем»

Без кешеләр, бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыша.

 Бүгенге язма нәкъ менә шундыйларның берсе Светлана Җәват кызы Мостафина турында. Татарстаныбызның ямьле, моңлы төбәкләренең берсе булган Сарман районы кызы Светлана Җәват кызы Иске Теләнче авылында, укытучылар гаиләсендә, тугыз балалы зур гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Мөгаллимлек эше нәселдән нәселгә эстафета булып күчә бара. Бу нәселнең мөгаллимлек иткән хезмәт елларын санасаң 300 елга тула икән. Чая, үткен, кечкенәдән максатына ирешүне үз итүче кыз, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бәлки әти-әниләре, туганнары, бигрәк тә беренче укытучысы Тәскирә апасының этәргече булгандыр, бик теләп укытучы һөнәрен сайларга була. Һәм ялгышмый да, 1971 елда Алабуга укытучылар әзерләү буенча югары уку йортының филология бүлеген тәмамлаганнан соң,  Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй урта мәктәбендә 36 ел хезмәт куя. Балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә ул. 
Ул елларда авыл мәктәбендә 400 бала белем ала. Алар янәшәдәге авыллардан килеп интернатларда торып укыйлар, бер сыйныфта 30 ар укучы булган чорлар. Ләкин балалар аны үз итәләр, тырышып укыйлар, хәзер дә чал чәчле укучылар Светлана апаларына, кайда гына яшәсәләр дә һәрдаим сәламнәрен, чиксез рәхмәтләрен җиткереп торалар. Рус теленең әһәмиятен, аны өйрәнүнең мөһимлеген укучы күңеленә сеңдерү өчен Светлана апа нинди генә алымнарга мөрәҗәгать итми: мәзәген, мәсәлен, әкиятен, риваятен дә калдырмый. Рус теленең байлыгына игътибар итеп, аны укучы күңеленә сеңдерергә тырыша. 
Үзенең уңышлары өчен ул әти-әнисенә, беренче укытучысы Тәскирә апасына һәм Заһирә Фәрхулла кызына бик рәхмәтле. Яшь, чибәр кызны мәктәп коллективы да бик яратып кабул итә. Авыл егете Нурулланың да кызга күзе төшә. Озак та тормыйча алар кавышып та куялар. Бер-бер артлы 3 бала табып, бүгенге көндә барысы да тормышлы, белемле, дәү әниләренә 12 онык бүләк иттеләр. Нурулла абый белән Светлана апаның бергә тормыш корганнарына 52 ел булды. Әмма һәр кешегә дә тигезлектә бергә озын гомер итү насыйп булмый. Нурулла абый да 2024 елда бакыйлыкка күчә.
Укытучы һөнәре – авыр хезмәт. Син һәрьяклап үрнәк булырга тиешсең. Мостафиннар гаиләсе дә авылыбызда үрнәк булдылар, без аларны яратабыз, хөрмәт итәбез. Светлана апаның тормышта да һәр кешегә ярдәме тия, яхшы киңәшләре –тозлау, дару үләннәре җыю, чәчәк үстерү, чигү, бәйләү, тәмле итеп татар ашлары пешерү дисеңме, гомумән, бер белмәгән эше юк. “Әгәр мин укытучы булмасам, мәдәният өлкәсен үз итәр идем”,  ди ул. Бик күп еллар авылыбызда үзешчән сәнгатьтә катнашып, оештыру эшләрен алып барган оста биюче дә ул, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан еллары бихисап.  Шуның 22 елын мәктәп директорының уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләде, ә инде 11 елын директор вазыйфасында булды.
Хөкүмәтебез Светлана апаның күпкырлы хезмәтләрен югары бәяләп 1985 елда «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы» исеме, 2002 нче елда «Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен» билгесе белән бүләкли. 
Хәзерге вакытта ул инде лаеклы ялда. Әмма аның укучыларга биргән белеме, таланты бәһаләп бетергесез. 

Индира Илалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса