Матурлыкка ни җитә!
Язмамның герое Валентина Ильинична белән якыннанрак танышу теләге күптәннән тынгы бирми иде үземә.
Корноуховога килен булып төшкәч тә, әлеге ханымга һәрчак соклана идем мин. Кайда гына очратма, һәрчак елмаеп исәнләшер, сүзнең тәмен белеп сөйләшүче, инде 74 яшьтә булып та, әле күп кенә урта буын ханымнарга үрнәк булырлык кешегә "Сөбханалла", - дип, сокланып куюдан башка чара юк. Ул тыл батыры Васильевна Абросимованы да тәрбияли икән. Антонина тормыш иптәше Анатолийның бертуган апасы. Алтын куллы ханымның иҗат җимешләреннән дә "авыз итеп" кайтырмын, дип, авыл җирлеге белән берлектә Маллямовларга кунакка киттек.
Йортлары каршысына килеп җиткәч тә, коймага зур итеп ясалган пар аккошлар каршы алды безне. Ә капканы ачып, ишегалдына аяк басуга, үзеңне чын әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Веранда, йорт стеналарына ясалган аю, куян, болан рәсемнәре, каен агачларына кунган кошлар, суда йөзүче аккошлар, үрдәкләр, чикләвек тоткан тиеннәр, төрледән-төрле чәчәкләргә кунган күбәләкләр - барысы да зур бер урманны хәтерләтә. Ишегалдында эшсез яткан, безнең өчен чүп дип саналаган һәр әйбергә яңа сулыш өргән Валя түти. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында үлән ашап йөрүче казлар, капкадан кергән һәрбер кешегә саләм биреп торучы дуңгызлар, бер почмакта матурлыкны күзәтеп торучы курчаклар, коймаларга эленеп куелган чәчәкләр, кыңгыраулар - болар бөтенесе дә аның үз куллары белән ясалган.
Йорт эченә кергәч, безне тагын матурдан-матур картиналар, стенадагы рәсемнәр каршы ала. Ә зал, берсеннән-берсе матур итеп үрелгән вазалар, кәрзиннәр, бәйләнгән салфеткалар, чәчәк букетлары белән тулган.
Валентина Маллямова 1941 нче елда Корноуховода дөньяга килә. Сугыш җиле аларның гаиләсенә дә кагыла. Әтиләре сугышка киткәндә Валентинага 10 ай гына була әле. Тормыш юлын Анатолий белән бәйләп, илле елга якын гомер кичерәләр алар. 1959 нчы елдан 1996 нчы елга кадәр балалар бакчасында хезмәт куя Валентина. Башта няня, аннан счетовод, соңыннан пешекче булып эшли. Дүрт малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә ике малае Мәскәүдә яши, ә икесе Балык Бистәсендә үз гаиләләре белән тормыш итәләр.
"Сигез ел үз әниемне тәрбияләп, аны 95 яшендә, кайнана-кайнатамны 19 ел бер түбә астында яшәп соңгы юлга озаттым", - дип, шул елларны көрсенеп искә алды Валентина. Инде менә биш ел Антонина аның тәрбиясендә яши икән. Безнең сүзгә тыл батыры Антонина Васильевна үзе дә кушылды.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Корноухово авылы.
Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев