Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Мансур Сәлимҗанов мактаулы хезмәткәр

Әти-әнисе нигезен таратмыйча гомер кичерүче Мансур Сәлимҗанов хакында авылда һәркем мактау сүзләре белән генә телгә ала.

Бүгенгесе көнне бик сирәк күренә торган хәл булганга кереп үзе белән танышып чыгарга уйладым.  Ул бар гомерен диярлек читтә үткәргән. Хәрби хезмәттән соң комсомол юлламасы белән аны ерак Себер якларына Союз күләмендә химия комбинаты төзелешенә җибәргәннәр. Чит җирләрдә үз милләттәшебез һәм күрше Саба районы кызы Зөбәрҗәт белән танышып гаилә корганнар. Бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ул бүген гаиләсе белән Санкт-Петербургта яши. Мансур удар комсомол төзелешендә үз күңеленә хуш килгән һәм  тормышта бик тә кирәкле булган эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Начар гадәтләр белән мавыкмыйча үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнгән. Әнә шуңа куйган тырыш хезмәтләрен истә тотып әле хәтта Мәскәүдән килгән министр аңа бригада да эшләүче иптәшләре алдында рәхмәт белдереп тантаналы җыелышта дәүләт бүләге - медаль дә тапшырган. Хезмәте буенча 45 яшендә лаеклы ялга чыккач, чит җирләрдә калмыйча, ул гаиләсе белән кырык ел элек әти-әнисе нигезенә кайтып төпләнә. Биредә элек әтисе ветеринария табибы, әнисе азрак еллар дәвамында балаларга белем бирүдә хезмәт куйганнар. Шунысы куанычлы, ул әтисе кулы белән эшләнгән йортка бернинди дә өстәмә үзгәрешләр кертмичә аны нык матурлаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса