Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мактаулы терлекче Илназ Сафинга тиңнәр юк

Масловка авылы хезмәткәрләре гомер-гомергә районыбызда уңган, булдыклы хезмәткәрләре белән данга күмелеп яшәде.

Алар әле бүген дә үз  дәрәҗәләрен төшермичә, тирә-юньдә күпләрне сокландырып көйле эшләүләрен дәвам иттерәләр. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әлеге хуҗалыкка  барып чыккач ферма мөдире Татьяна Клементьева безне бүгенгесе көнне фермада бер үзе өч кеше хезмәтен башкаручы, булдыклы терлекче Илназ Сафин белән таныштырырга ашыкты. Элек-электән бирегә күрше-тирә авыллардан иң тәртипле, хезмәт сөючән, мактаулы гаиләләрне генә сайлап эшкә чакырулары хакында күп мәртәбәләр ишеткәнем булды. Ә Сафиннар гаиләсе бирегә районыбызның Зәңгәр Күл авылыннан күченеп килгәннәр. Бу хакта ишетүгә күз  алдыма әлеге авыл уңганнары килеп бастылар. Әле 70 нче елларда ук бирегә күченеп килеп, ул чорларда районыбызда гына түгел, бөтен Татарстаныбызны гөрләткән уңган механизаторлар Йосыпов белән Сәйфетдиновларның үз кешеләредер әле дигән уй башымнан йөгереп үтте. Алай түгел икән. Һич уйламаганда, көтмәгәндә  авылда зур фаҗига чыгып,  бер-бер артлы биш йорт янып көлгә әйләнгәч, кышка каршы алар гаиләләре белән бирегә күченеп киләләр. Ул чорлардагы совхоз җитәкчеләре бу гаиләне ике катлы йорттан барлык коммуналь уңайлыклары булган олы, иркен фатир белән тәэмин итәләр. Әтиләре Сәлимҗан абый фермада, әниләре Сания апа бригадада хезмәт куялар. Гаиләдә төпчек уллары Илназ авыл мәктәбен тәмамлагач фермага эшкә килә. Биредә берничә ел савым сыерлары төркемендә хезмәт куйганнан соң, аны бозаулар карарга билгелиләр. Ә бу бик тә четерекле эшне һәркем башкара  да алмый. Чөнки, гадәттә яшь бозаулар бик тиз чирләп китүчән булалар. Ферма мөдиренең сүзләренә караганда, егет беренче көннәрдән үк үзен уңай яктан гына танытырга өлгерә. Үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп, яратып башкарырга гадәтләнеп китә. Бу, мөгаен, аның  кечкенәдән гаиләдә яхшы хәстәрлек үтүенә, әти-әниләре көн озын диярлек эштә булганлыктан аларга булышып, үз ярдәмче хуҗалыкларында күп терлекләр, сыер асрауларының  уңай йогынтысына бәйледер күрәмсең.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса