Нәкыйп Сәлахиев үз эшенә тугры калган педагог
Котлы Бөкәш авылында мактаулы гаиләдә тәрбияләнеп үскән егетләребез бүген дә әти-әниләренең олы эшләрен дәвам иттерәләр.
Сүземне бар гомерләрен колхозда үткәреп берсеннән-берсе тәртипле, әдәпле, белемле, хезмәт сөючән өч малай белән бер кыз тәрбияләп үстергән гаиләдән башларга булдым әле. Яшьлек елларымда Юныс абый һәм Хәтимә апа Сәлахиевалар белән очрашып иркенләп әңгәмә корырга туры килмәсә дә барлык балалары райондашларыбыз күз алдында сокланырлык тормыш юлы үтеп әти-әниләренең олы ышанычларын тулысынча аклаганнардыр дип уйлыйм.
Иң әһәмиятлесе, барлык балалары да үз күңелләре тарткан төпле һөнәр сайлап, югары белемгә ия булып тормышта үз юлларыннан тайпылмыйча үтүләре белән бәхетлеләр. Бүгенгесе көнне аларның һәркайсы турында һич икеләнмичә бер дигән китап язып, кинофильм төшереп бар халык игьтибарына чыгарырга мөмкин. Олы уллары Нурислам авыл хуҗалыгы белгечлеге алып районда иң эре колхозны җитәкләде. Рафаэльләре озак еллар дәвамында күңелен биреп райондашларыбызны савыктырып дәвалау өчен тырышып йөрде.
Ә төпчек уллары Нәкыйп кырык елга якын инде балаларга белем бирүдә нәтиҗәле эшләвен дәвам иттерә. Туган авылы мәктәбен уңышлы төстә тәмамлап чыккач, күпләр кебек аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Ярославль өлкәсендә һава көчләренә каршы торучы әһәмиятле гаскәр составында хезмәт итүе аңа дөньяга карашны үзгәртеп гомер буена үкенечкә калмаслык яхшы һөнәр сайларга этәргеч ясый. Шулай итеп ул хәрби хезмәттән кайткач укуын Казан Дәүләт педогогия институтының физика-математика факультетында дәвам иттерә. Дипломлы белгеч читкә китмичә туры районыбызга әйләнеп кайта.
Үзе генә дә түгел ул курсташлары арасыннан иң сәләтле булачак мөгаллимә Рузияне дә туган авылына алып кайтып алар үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Ә ул вакыттагы районыбызның легендар мәктәп директоры Хәсән Рахман улы Шәрәфетдинов аларны бик сөенеп, җылы каршы ала. Күпне күргән җитәкче егетне өч ел чамасы сынап, читтән күзәтеп йөргәннән соң һич икеләнмичә тыныч күңел белән лаеклы ялга китеп үз урынына тыйнак, эш сөючән укучысы Нәкыйфне калдыра. Ә егет чыннан да үз остазы Хәсән Рахман улы төсле тик утырырга, бер урында таптанырга яратмый.
Елның-елында ул җитәкләгән мәктәп яңа уку елына хәстәрлек һәм районда иң сәләтле укучылыры һәм әлбәттә инде олимпиадаларда җиңүчеләр саны белән бер вакытта да читтә кала торганнардан булмады. Тикмәгә генә районыбыз җитәкчеләре аңа кайчандыр үзе белем алган мәктәбен 38 ел дәвамында җитәкләүне ышанып тапшырмаслар иде. Аларның хезмәт нәтиҗәләренә чын-чынлап сокланырлык.
Әгәр икесе дә үз фәннәрен тиешенчә күңел биреп башкармасалар, балалары алардан түгел ә бөтенләй чит, башка кешеләрдән үрнәк алып алар хезмәтен дәвам итәрләр иде. Ә аларның өч уллары Нәфис, Рәфис, Рәнис әти-әниләре һөнәрен сайлап аны гомерлеккә үз иткәннәр. Бу инде үзе генә дә өлкәннәрнең үз хезмәтләрен ни дәрәҗәдә яратып башкаруларын ачык күрсәтеп тора түгелме соң? Кыскасы, Сәлахиевләрнең бәхетле нәселе дәвам итә әле…
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia