Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мәктәптә “Таяну ноктасы”

«Фәтхерахман гармуны! Бөкәшнең Йөрәккә җыелган бар моңы! “Чистайның сәгате - дусларның кулында”

Рузидә Гатауллина.
Котлы Бөкәш мәктәбе.
 

Әйтегез, кем белми бу җырны?”
Котлы Бөкәш мәктәбендә Фәтхерахман Әхмәдиевны искә алу кичәсе шушындый шигъри юллар белән башланып китте. Кичәне бу юлы башкачарак, “Таяну ноктасы” тапшыруы форматында алып барырга уйладык. Һәм ул без уйлаганнан да матуррак килеп чыкты. Экспертлар итеп Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов, композиторның шәкерте, аның чордашы,  ветеран укытучы, авыл ветераннар советы рәисе Хәтимә Әдиуллина, районыбызның Күки мәктәбе директоры, талантлы композитор Халидин Әхәтов,  Ф.Әхмәдиевнең иҗатын белүче, җырларын яратып башкаручы, мәктәбебезнең хөрмәтле директоры Нәкыйф Сәлахиев, Ф.Әхмәдиевнең күршесе, авылыбызның хөрмәткә лаек ветеран укытучысы Нурсинә Әгъзәмова, композиторның җырларын укучылар күңеленә сеңдерүче, мәктәбебезнең музыка укытучысы Рәсим Мөхәрләмов чакырылдылар. Алар үзләренең Ф.Әхмәдиев турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Курмаева алып барды. Ул композиторыбызның кыскача гына биографиясен сөйләп узды. 
Фәтхерахман Әхмәдиев 1930 елның 15 ноябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында туган. Салих Сәйдәшев белән очрашу яшь егетнең язмышында зур роль уйный. Аның киңәше белән Фәтхерахман Әхмәдиев Казан музыка училищесына укырга керә. Махсус белем алгач, Котлы Бөкәш мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли, хор оештыра, республиканың күп кенә районнарында үткәрелгән концертларда катнаша.
Халкыбызның сөекле, мәшһүр, яраткан композиторын кем генә белми икән. Аның җырларын хәзерге вакытта хәтта чит илләрдә дә ишетергә туры килә. Әле ул композитор гына түгел, оста гармунчы да. Әтисе Габдрахман абый авылның оста гармунчысы була һәм дүрт улына мирас итеп, бер тальян гармун һәм үзенең җырга, музыкага мәхәббәтен калдыра. Кызганыч, Фәтхерахманга өч яшь тулганда дөнья куя. Ә инде әнисе Фәхерлебанат апа улының музыкага булган сәләтен күреп ала һәм шул талантны үстерергә ярдәм итә. Соңыннан аңа әнисе гармун алып бирә. Һәм шул гармуны белән ул гомере буе халыкка хезмәт итә. Композитор 1981 елның 3 сентябрендә вафат була.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев