Мәктәбебездә файдалы чара
Әле шушы көннәрдә генә Биектау мәктәбенең 5-10 сыйныф малайлары арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап “Татар егете-2025” бәйгесен үткәрдек.
Анда биш егетебез саф татар телендә сөйләшү, зәвыклы киенү, оста бию, матур җырлау, гомумән алганда, бар яктан да килгән чын татар егетләренә генә хас күркәм сыйфатларын күрсәттеләр. Бәйге шартлары буенча татар теле-әдәбиятын, мәдәниятыбызны, әлбәттә инде нәсел шәҗәрәсен, гореф-гадәтләребезне яхшы белү дә таләп ителде. Уен барышында һәр катнашучының үзе белән ничек итеп таныштыруы, сәхнәдә үз- үзен тота белүе, чит гадәтләрдән читләшү ягы да искә алынды. Сәхнәгә чыккач 6 нчы сыйныфтан Ислам Ситдиковның оста биюе күпләрне таң калдырды, 7 нче дә укучы Самат Шәйдуллин “Иң сәләтле”, Марат Вәлиев (10 сыйныф) -“Иң кыю егет,” Раяз Бәдретдинов (9 сыйныф) - “Иң тапкыр егет,” Риназ Шакиров (8 сыйныф) “Иң җитез егет” исемнәрен күркәм гамәлләре белән акладылар. Әлбәттә, боларның барысын да күзәтеп, анализлап дөрес һәм гадел бәя бирүче комиссиядәгеләргә дә олы рәхмәтемне белдерәсем килә.
Мәктәбебездә мондый мәгънәле милли чаралар оештыру киләчәктә рухи байлыгыбызның саекмавына, укучыларның милли үз аңнарын үстерүгә, иҗади сәләтләрен арттыруга уңай тәэсир ясар дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia