Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мәдинә Камалованың хезмәт юлы маяк булырлык

Кеше гомеренең күп өлеше эш урынында үткәнгә аны һәрвакыт татлы һәм күңелле хатирәләр белән искә алалар.

Әнә шуңа еш кына хезмәттәш дусларның бер-берсе белән якын туганнардай аралашып яшәүләренә, кунакка йөрешүләренә артык гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Әле шушы көннәрдә генә элеккеге хезмәттәшем, үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтәргә җыенып йөрүче  Мәдинә Камалова белән очрашкач, хезмәт юлыбыздагы  истәлекләрне күңелдә яңартып бик озак сөйләшеп утырдык. Дөрес, без аның белән бер үк коллективта иңгә-иң торып хезмәт куймасак та,  янәшәдәге типография хезмәткәрләре белән барыбыз да дус-тату яшәдек. Олы бәйрәмнәр, истәлекле  даталарны да бергәләшеп билгеләп үтә идек. Барыбыз да бер үк хезмәтне башкарып, яңа чыгачак газета битендә хәреф хаталарын төзәтүләрен сорап, без аларны тәмам аптыратып бетерә идек. Барыбыз да уртак максатлар белән янып яшәгәнгә  бервакытта да ачуланышып бер-беребезне рәнҗеткән булмады. Ә ул ерак 70 нче елларда газетабыз атнага өч мәртәбә чыга иде. Әле моннан тыш байтак кына күләмдә үз заказларын да үти иде алар. Кыскасы, безнең хезмәтебезнең төп сыйфаты күбесенчә әнә шушы берсеннән-берсе уен-көлке табып шаярырга яраткан кызларның тырыш хезмәтләренә бәйле булды.
Мәдинәбезнең әле  балалык елларында медицина хезмәткәре булырга хыяллануларын коллективта, мөгаен, күпләр белмәгәндер дә. Ул ямьле сентябрь ае ахырында районыбызның Кече Әшнәк авылында дөньяга килгән. Күрше Олы Әшнәк авылына йөреп 8нче сыйныфны элеккеге хезмәттәшебез, гаять талантлы журналист Рашат Мифтахов белән бергә тәмамлагач, алар кырлар аша көзен-кышын җәяү йөреп Олы Солтан мәктәбендә урта белем алганнар. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләреннән укып белә аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса