Любовь Кирпичникова бер фото тарихын сөйләде
Гаилә альбомында сакланучы күп санлы фотографияләр арасында бу фото мине балачактан ук җәлеп итте. Бу рәсемдә - матур киенгән, сөйкемле елмаюлы хатын-кызлар.
Алар арасында танышларым да күп, араларында мәктәп дусларымның әниләре дә бар. Алар кайчандыр минем әнием белән Жданов исемендәге колхоз фермасында сыер савучы булып эшләгән. Алар - Рәисә Гуськова, Прасковья Сидорова, Любовь Данилова, Зоя Гуськова, Зоя Моратова, Ксения Генералова, Анна Чистоткина (әнием). Биредә безнең медпункт фельдшеры Прасковья Зубкова да, клуб мөдире Евдокия Морозова да бар. Кызганычка каршы, кайберләре инде исән түгел.
Любовь Сергеевна Кирпичникова бу фоторәсемнәр турында бик теләп сөйләде. Рәсемдә кешеләр генә түгел, ә безнең авыл, район тарихы да чагыла. Любовь Сергеевна үзе озак еллар терлекчелектә эшләгән. Башта 10 ел сыер савучы, аннан соң ассистент контроле (бу сөт сыйфатын контрольдә тоту вазыйфасы) булган. Аннан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 20 елга якын ферма мөдире вазыйфасын башкарган.
- Совет елларында терлекчеләрнең хезмәте кадерле, хөрмәтле иде. Еш кына район һәм республика семинарлары үткәрелде. Аларда тәҗрибә уртаклаштылар, алдынгыларны хөрмәтләделәр. Әлеге фоторәсемдә колхозның - Янчык, Кече Укмас, Бәтке бригадалары терлекчеләренең семинары. Жданов исемендәге Колхоз нәселле сөт токымлы савым таналар үстерү белән шөгыльләнә. Үстерелгән таналарны башка колхозларга саталар. Сыер савучыларның хезмәте - бер төркем сыерны саву гына түгел. Малларны карау, дөрес ашату да әлеге хезмәткәрләр тарафында. Авырып китсәләр, үләннәр кайнатмасы әзерлиләр, дарулар эчертәләр. Бервакыт кышын кардадан 12 сыер качты, аларны фермадан 10 километр ераклыктан эзләп таптылар. Сыер савучыларның хезмәте җәен дә, кышын да таңнан таңга кадәр инде. Җәй көне, әлбәттә, беренче савым иртәрәк -иртәнге 4тә башлана. Ә көндез терлек азыгы әзерләүдә, урак җиткәч, ындыр табагында эшләделәр. Моннан тыш, ел саен бирелә торган азык чөгендере участогын эшкәрттеләр. Ә бит өйләрендә дә эш җитәрлек, гаилә, балалар һәм йорт хуҗалыгы бар. Шулай булса да, Аллага шөкер, барысына да көч җитте!-дип сөйләде Любовь Кирпичникова.
Любовь Сергеевнаның әйтүе буенча, хезмәткә алар кечкенәдән үк өйрәнгән. 8-10 яшьтән колхоз кырларында комбайннардан калган саламны теземнәргә өйгәннәр, урып-җыю алдыннан ындыр табагын чистартканнар. Санап китсәң, алар башкарган эшләр бик күп.
Философларның берсе “Уңышка акыллы түгел, ә тырышлар ирешә” дигән. Бу сыйфат ТАССР үсеше елларында хезмәт куючыларның күбесенә хас. Намуслы хезмәте, яхшы күрсәткечләре өчен Любовь Кирпичникова "9нчы һәм 11нче бишьеллык ударнигы" билгесе, В.И.Ленинның 100 еллыгы медаль белән бүләкләнгән, Ветеран хезмәте исеменә ия, бик күп мактау грамоталары бар. Любовь Сергеевна шулай ук депутат була һәм 1993-2001 елларда Бәтке авыл советы секретаре булып эшли.
Әйе, хезмәткә мәхәббәте, тырышлыгы эшеннән күренә аның. Кирпичниковлар турында авылда үрнәк гаилә, иң яхшы хуҗалыкларның берсе, дип ышанып әйтергә була.
Людьмила Ибраһимова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа