Күңелләрдә мәктәп еллары
Оныгым Регина чыгарылыш сыйныфында, “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә, имтиханнарга әзерләнә. Безнең дә бар иде шундый чаклар. Быел Олы Әшнәк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганга 50 ел, сыйныфташларга 65 яшь тула, күркәм юбилей еллары.
Барлык сыйныфташларның телефон номерларын табып “Классташлар” группасын ачып җибәрдек. Иң беренче эш итеп район үзәгендәге бер кафеда очрашырга булдык. Очрашудан алган хисләрне язып кына бетерерлек түгел, әле һаман да сагынып искә алабыз. Чәчләргә чал, маңгайларга җыерчыклар иңгән дәү әти, дәү әни булган сыйныфташларыбызга “Син бер дә үзгәрмәгәнсең, гел мәктәптә укыган еллардагы кебек”, диешкән булабыз. Ул көнне Рамазан аенда Олы Әшнәк авылы мәчетендә ифтарга җыелышырга сүз куештык. Оештыру мәсьәләләрен классташыбыз Фирая Галиева группага язып барды.
Ифтарда укытучыларыбыз, бакыйлыкка күчкән классташларыбыз рухына дога кылып, намазлар укып алдык. Мондый күркәм очрашулар әле дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia