Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Күңел күгендәге якты кояш

Мичкә куйган өчпочмакның тәмле исе бөтен өйгә таралып өлгерде. Барысы да әзер, чәе дә күптән кайнады.

Фәрвәз Каюмова

Наҗия апа улы Фәнис белән табын артында. 

Улы белән килененең эштән кайтканын көткән Наҗия апа әледән-әле сәгатькә карап алды. “Көне дә буранлап тора. Биектау белән Бөкәш арасы  якын дигәч тә юлны каплап куюы бар”, - дип пошаманланды ул, балалары өчен борчылып. Тәрәзә янына барып урам якка да күз ташлады. Себертеп яуган карның туктарга исәбе дә юк. Җирнең каралыгын күмеп бар дөньяны агартырга тели диярсең. Тик зәмһәрир суыгы, күз ачкысыз бураны булса да кышны ярата ул. “Бәхетле булырсың, балам, сине алып кайткан көнне күбәләк-күбәләк кар яуды”, дия иде әнисе мәрхүмә. Әйткәне фәрештәләрнең “Амин” дигән сәгатенә туры килгәндер, беркайчан да тормышына зарланырлык булмады, җаны кыйналып үкенерлек гамәлләр кылынмады. Шунысына шөкер итә ул. Ире Исрафил белән никахлашуы да 1957 нче елның 27 нче декабренә, энҗедәй җемелдәп кар яуган көнгә туры килгән иде. Матур яшәделәр. Бер-бер артлы туган балалары да тәүфыйклы, инсафлы булдылар. Бүген дә улы белән килене тәрбиясендә гомер кичергән көне аның.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев