Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

«Күңел кошымны очырдым»

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә шигъри кичә бара. Тамашачы белән тулы зал бер сулышта булып шигырь тыңлый. Тормышчанлыгы белән уйландыра һәм шул мизгелдә күңелләрне айкап хыялый дөньяга очырган шигырь юлларыннан тамашачы тәмам мөккибән.

Юк, моны иҗат итүче гади кеше түгелдер, аның күңеле дә моң белән тулган, туган җиргә, мәхәббәткә тугрылык саклаган илаһи заттыр. Югыйсә мондый шигъри юллар туа алмас иде. 
Зөмәрә Хәбибуллина... Әлеге исем китап сөючеләргә яхшы таныш. Аның иҗаты газетабызның әдәби сәхифә битләрендә еш яктыртылды. Инде менә шигърият ягыннан өлгергәнлеге күрсәткән тәүге “Күңел кошымны очырдым” китабы да дөнья күрде. Күптән түгел Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә авторның әлеге китапны тәкъдим итү чарасы узды. 
“...“Күңел кошымны очырдым” – андагы һәрбер шигъри юл хисләр, хыяллар канатында безне күкләргә дәшә, яшәеш, мәхәббәт, сагыш-шатлык, бәхет-газап кичерешләре амплуасында тирбәтә, уйланырга мәҗбүр итә. Һәр фикерен үз күңел иләге аша уздырып, укучысына тәкъдим итә Зөмәрә” – бу юллар китапка үз хәер-фатыйхасын биргән, аны дөньяга чыгаруга зур булышлык күрсәткән шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вазыйх Фатыйховның китапка кереш сүзеннән алынды. Моңа кадәр дә Балык Бистәсендәге 9 яшь иҗатчы кызларның күңелләрендәге шигъри очкыннардан учак тергезгән “Күңел халәте” җыентыгының да мөхәррире Вазыйх Фатыйхов булуын тагын бер кат искә алсак, чыннан да, бу аның иҗади хезмәтенең гаҗәеп саллы бер өлеше дияргә нигез бар. Казаннан әлеге чарага махсус кайткан Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,  Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Шәмсия Җиһангирова, Сания Әхмәтҗанованың чыгышында да бу фикерләр кат-кат телгә алынды.
– Татар халкының талантлары бик күп. Аларның иҗатларын укып карасак искиткеч гаҗәеп көчле фикерләр күрәсең, шул ук вакытта яңа каләм иясе пәйда булуга, мин бу кеше шигърияткә нинди яңалык алып килер икән дип көтәм. Зөмәрәнең китабын кулга алып андагы кереш сүзне һәм авторның шигырьләрен укыгач та үзем өчен бер талант иясен ачтым дип сөендем, аның иҗатында яңалыклар, шигырьләрендә ачышлы сүзләр таптым. Һәм аларны үзем өчен билгеләп тә куйдым, - диде үзенең чыгышында Шәмсия Җиһангирова һәм әлеге шигырьләрне тамашачыга җиткерде.
Зөмәрәнең ихлас сүз көче, хатын-кыз йөрәге генә тудыра ала торган мәхәббәткә, туган җиргә тугрылык, тәрбия темаларын эченә алган шигъри юллары бу минутларда һәркемне үз эченә бөтереп алгандыр. Шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың: “Зөмәрә  уйлап чыгаручанлык белән шөгыльләнмәгән, күңелендә ничек бар – шуны язган, шуңа күрә шигырьләре җиңел аңлашыла, аны укып күңелеңә рәхәтлек аласың,” диюендә дә мең хаклык бар.
Шигърият кичәсе бу көнне чын иҗат бәйрәменә әверелде. Зөмәрәнең шигырьләренә язылган җырлар башкарылды, аны котларга килгән Биектау мәктәбе коллективы, туганнары, университетта бергә укыган, Алабуга, Мамадыш якларыннан килгән курсташларының, дусларының тәбрикләү сүзләре яңгырады. Болар бар да яшь шагыйрәгә булган ихтирам, хөрмәт билгеләре иде. Шигърият кичәсе “дилбегәсен” үз кулында тоткан Вазыйх Фатыйховның: “шагыйрә гел үсештә булырга тиеш”, дигән сүзләре Зөмәрә Хәбибуллинаның киләчәк иҗатына тагын да канат куяр, яңадан яңа китаплары дөньяга туар дигән ышаныч өстәде. 
“Күңел кошымны очырдым,
Бәхетемә юрадым.
Гомерле булсагыз иде,
Җаннан туган җырларым”.
Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчеп баручы шигъри хисләр һичшиксез укучы күңелендә үз урынын табар. Иҗат ялкының сүрелмәсен, Зөмәрә! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса