Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Күмәк эшнең уңай нәтиҗәсе

Түбән Тегермәнлек авылы мәчет манарасын алыштыру турындагы хәбәрне социаль челтәрләрдә күргәч андагы танышым, алдагы эшем буенча хезмәттәшем Ринат Исмәгыйловка шалтыраттым.

- Дин иреге кайткач авылда төзелгән беренче мәчетебездә янгын чыкты. 1990 нчы елларда күмәк көч белән кирпечтән яңа мәчетле булдык. Берни дә мәңгелек булмаган кебек, безнең мәчетебезне дә яңартыр вакыт җитте. Авылда һәм авылда туып-үсеп башка җирләрда яшәүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч күпләр теләп кушылдылар. 


Эшне манараны алыштырудан башладылар. Фәнис Нәбиуллин, Ризван Сафин кебек уңган егетләребез аны башта җирдә эшләделәр. 28 апрельдә аны һәм яңа эшләнгән ярымайны урнаштырдылар.  Мәчетнең башка өлешләрен дә төзекләндерү дәвам итәчәк әле, -диде ул.
Күмәк эшнең нәтиҗәсе, ахыры уңышлы булыр, Аллаһ теләсә!

Автор Нияз Шәйдуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса