“Кулон-Агро” җәмгыятендә хезмәт куючы Минзәлия бик күп мактауларга ия
“Кулон-Агро” җәмгыятендә хезмәт куючы савым остасы Минзәлия Гарипова хакында җитәкчелек, хезмәттәшләре дә “ул уңган да, булган да безнең!” диделәр бер аваздан.
Минзәлия биредә комплекс ачылган көннәрдән бирле эшли. Бүгенге көндә тудыру бүлегендәге 30 сыер аның җаваплылыгында. Күрсәткечләренә тел-теш тидерерлек түгел: бүгенге көндә үз карамагындагы һәр сыердан уртача 18 әр килограмм сөт сава. Ел башыннан алганда 3 мең килограммлы чиккә якынлашып килә. Әлеге уңган терлекчебез турындагы тулы язмабыз белән газетабызның алдагы саннарында таныша алырсыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа