Кулланучылар җәмгыяте аягында нык тора
Бу шимбәдә республикабызның кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
85 ел элек оештырылган район кулланучылар җәмгыяте тарихында данлы эшләр, башлангычлар байтак. 2000 еллар башында катлаулы икътисадый хәл район кооператорларын да читләтеп узмый, җәмгыять таркалу читенә килеп җитә. Аның сакланып калуын, алга таба тотрыклы үсешен җәмгыятьнең бүгенге җитәкчесе Раил Бариев исеме белән бәйлиләр биредә. Яшь, энергияле җитәкче үзенең тарафдарлары белән берлектә коллективның бердәмлеген саклап калган. Тынгысыз эзләнүләр аша базар икътисады тудырган проблемаларны чишү юлларын тапкан, җәмгыятьнең икътисадый хәлен савыктыруга ирешкән. Җәмгыятьнең материаль-техник базасын ныгыту, сәүдә, җитештерү, хәзерләү тармакларын заманча җиһазландыру үзенең уңай нәтиҗәләрен биргән. Бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыяте сәүдә, җәмәгать туклануын, хәзерләүләр, авыл хуҗалыгы тармакларын үз эченә алган бердәм система. Ул 22 торак пунктта 29 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Системада 110 кеше эшли.
(Язманы тулысынча газетадан укый аласыз)
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа