Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Күгәрчен урта мәктәбе укучылары спорт ярышларында да яратып катнашалар

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Күгәрчен урта мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла. Һәркем бу эштә бик теләп катнаша. Очрашулар, сыйныф сәгатьләре, ярышлар, төрле күңелле чаралар үткәрелә. Спортны яратабыз, тикмәгә генә “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”,- димиләр.

Шуның өчен чаңгы ярышлары үткәрергә булдык. Бик матур, кояшлы 5-6 нчы февраль көннәрендә барыбыз да чаңгыга бастык. Аны башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Мәктәпнең һәр кешесе : укытучыларыбыз, эшләүче абый-апалар, укучылар- барысы да җыйналды. Алар һәр катнашучыга көч биреп торды. Уен кызганнан-кыза барды. Укучыларыбыз бик әзерлекле иде, беркемнең дә яхшы урыннарны бирәсе килмәде. Башлангыч сыйныфлардан малайлар арасында Әгьзәмов Рүзәл, Ихсанов Сәлим, кызлардан Кәримова Сәйдә, Моталлапова Зәринәләр беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. 2 нче һәм 3 нче урыннарда Галимов Тимерлан, Хәмидуллин Илһам, Моталлапова Алинә, Җәләлова Самирә, Шәмсевәлиев Саид, Шәйдуллин Дияз, Гыймадиева Адиләләр булды. Икенче көнне 5-11 нче сыйныфлар арасында шундый ук күңелле ярышлар уздырылды. Егетләр арасында олылардан Галиуллин Җәмил, урта өлештән Нәбиуллин Самат, кызлардан Әгзәмова Гүзәл, урта өлештән Сәмигуллина Әминәләргә тиңнәр булмады. 2-3 нче урыннарга Җәләлова Адилә, Иминова Алисә, Сәхабетдинов Ирек, Хәсәнов Рәнис, Кәримуллин Әмир, Шакиров Алмаз, Сайфутдинова Азалия, Мостафина Миләүшәләр лаек булды. Бу - физик тәрбия укытучысы Хөснетдинов Марат Исхак улының тырышлыгы нәтиҗәсе. Әлбәттә, мәктәп укучылары да остазлары өйрәткән алымнарны кулланып, үз өсләрендә эшләп, яхшы уңышларга ирешәләр. Районыбызда үткәрелгән чаңгы ярышында да безнекеләр сынатмады. Әгзәмова Гүзәл, Әгзәмов Рүзәл, Мостафина Миләүшә - 1 нче урынга, ә Шәмсевәлиев Сәид, Сәмигуллина Әминә - 2 урынга, Кадыйрова Сәйдә 3 нче урынга лаек булды. Гомумән, Күгәрчен мәктәбе укучылары спортның һәр төрендә актив катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Сәмирә Минеханова, 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса