Корноухово авылы мәдәният йортында «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән бәйрәм узды
5 нче гыйнвар көнне Корноухово мәдәният йортына җыелган балалар белән бергәләшеп «Кыш бабайда кунакта» булып кайттык.
Дөрес, без җыелганда Кыш бабай үзе юк иде югын. Бәйрәмне аннан башка гына башлап җибәрергә туры килде. Баксаң, Кыш бабай урманда адашып калган дусларын - Яга әби белән Буратиноны эзләргә чыгып киткән булган икән. Балалар белән күңелле уеннар уйный торгач, бәйрәмгә аерым бер ямь өстәп килеп керделәр тагын үзләре. Безгә кушылып җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар алар. Бәйрәмгә килгән Кызыл Калфак, Күбәләк һәм Чыршы кызы белән дә бик тиз дуслаштылар. Юмарт бабай һөнәрләрен күрсәткән балаларга күчтәнәчләрен дә мулдан өләште. Кыш бабайда кунак булу балаларның күңеленә хуш килгәндер, дип ышанасы килә. Автор Гүзәл Хәбибуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia