Корноухово авылында “Тәмәкене конфетка алмаштыр” акциясе үткәрелде
3 нче июнь көнне Корноухово авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелеге белән "Тәмәкене конфетка алмаштыр" акциясе үткәрелде.
Без, кулга плакатлар тотып, авыл урамына тәмәке тартучыларны "ауларга" чыктык. Юлда очраган һәрбер әңгәмәдәшебезгә буклетлар өләштек, "Тарту стажыгыз күпме?", "Саулыгыгыз кадерлерәкме, әллә тәмәкеме?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Ни кызганыч, араларында тәмәкене конфетка алмашытырырга теләүче бер генә кеше дә табылмады. Кайсыберләре: "Үзем белән тәмәкем юк шул әле",- дип акланырга маташты. Сораштыру нәтиҗәсендә күбесенең тәмәке тарту стажы кырык, хәтта илле елдан да артык икәнлеге мәгълүм булды.
Әңгәмәдәшләребез арасында гомер буе тартмаучылар, инде шактый еллар элек тәмәке тартуны ташлаучы ир-атлар да очрады. Ә иң сөендергәне аларның: "Мин тартмыйм, һәм сез яшьләргә дә шуны киңәш итәр идем",-дигән үгет- нәсыйхәте иде.
Әлеге гамәлебез, бәлки, күпчелеккә әллә ни тәэсир дә итмәгәндер. Әмма акциядә катнашкан яшьләребезгә уйланырга, нәтиҗә ясарга җирлек булдыргандыр, дип ышанасы килә.
Гүзәл Хәбибуллина,
мәдәният йорты директоры.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев