Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Корноухово авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Чирмешән аксакалын 90 яшьлек юбилее белән котлап кайтылар (фото)

Һәр авылның, һәр төбәкнең үз йөзьяшәре, үз аксакалы була. Шәхсән минем үземә өлкән буын кешеләре белән аралашу ошыйрак төшә.

Аларда булган тормыш тәҗрибәсе, акыллы һәм төпле сүзләре генә түгел, язмыш сынауларын кабул итә белеп, сынмыйча - сыгылмыйча яшәп, күркәм сыйфатларны саклап кала алулары сокландыра мине. Тормышны һәм хезмәтне яратып яшәүче өлкән буын белән аралашкач, күңелгә дә рәхәт булып китә, дөньяга да башкачарак карый башлыйсың.

Әле күптән түгел генә без - Корноухово авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре район социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина һәм Корноухово җирле үзидарә советы сәркатибе Илсөяр Кәримова белән берлектә Чирмешән авылында гомер итүче Фәсхетдин Зәйнулла улы Зәйнетдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлап кайттык. Кешелеклелек сыйфатларының күпчелеген үзендә туплаган Фәсхетдин Зәйнетдинов 1926 нчы елның 20 нче июнендә Чирмешән авылында колхозчы гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килә. Башлангыч белем генә алырга өлгергән Фәсхетдин, кул арасына кереп, эшкә ярый башлагач, әтисенә ияреп, колхоз эшендә йөри башлый.

Зәйнуллиннар нәселе - озын гомерлеләрдән. Фәсхетдин абыйның ике бертуганы да бүгенгесе көндә исән - саулар. Энесе Норлатта, ә сеңлесе Казанда гомер кичерәләр.

- Озак яшәүнең сере нидә? - диеп сорыйм юбилярдан.

Ә ул, күз яшьләренә ирек биреп, җавап бирә:

- Кешегә бер начарлык та эшләгәнем булмады, кызым, аллага шөкер. Эшсез утырмадым, булдыра алганча кешегә булыштым, гомер буе тәмәке тартмадым, эчеп - исереп, кеше көлдереп йөрмәдем.

1948 нче елда күрше авыл кызы Мәсрүрәне урлап алып кайта Фәсхетдин абый. Тормыш иптәше белән иңне - иңгә куеп, 54 ел гомер итәләр. Парлы бәхетләренә шатлык өстәп, ике кыз, ике малай дөньяга килә. Тик, ни кызганыч, Мәсрүрә апаның бакыйлыкка күчкәненә дә быел 14 ел була икән инде.

Үзеннән дәрт, энергия ташып торган Фәсхетдин пенсиягә чыккач та, тик утырмый: чәчүләрдә йөри, авылның зиратын, мәчетен барлап, күз - колак булып тора. Кышын карларын көрәп, җәен печәннәрен чаба.

Бүгенгесе көндә " үз өемдә - үз көем", дигәндәй, үз йортында яшәп ята Фәсхетдин абый. Авылда яшәүче кызы Сәбилә һәрчак барлап тора аны. Хәер, Фәсхетдин абый үзе дә егетләрдән бер дә ким түгел әле: печәнен дә чаба, карын да көри

- Үз аягында булып, үзен - үзе йөртә алгач ,бик шөкер әле, - ди яшь аралаш Сәбилә апа. - Яшәсен әле, бик рәхәт бит әтиле булулары, - ди, әтисенең иңнәреннән кочып алып.

Һәр кешенең тормыш юлы балаларының, туганнарының, авылдашларының сиңа булган кадер - хөрмәтеннән, ихтирамыннан чыгып бәяләнәдер ул. Фәсхетдин абыйның да бар рәхәте картлык көненә калган, дисәм дә ялгыш булмастыр, мөгаен. Дүрт баласының, алты онык һәм тугыз оныкчыгының, туганнарының һәм авылдашларының хөрмәт - ихтирамын тоеп, рәхмәт сүзләрен ишетеп яшәве һәркемгә дә эләгә торган бәхет түгел.

Аралашу дәверендә мин язмам героеның бик тә нечкә күңелле зат икәнлегенә игътибар иттем. Безнең әйткән һәрбер сүзебез, теләгән ихлас теләкләребезне ишеткәч тә, күз яшьләрен тыеп кала алмады ул. Әллә узган гомерен барлап, әллә үзенә булган игътибарга сөенеп, елады да елады ул. Ни генә булмасын, нечкә күңелле кешеләр начар була алмый, ди халык. Фәсхетдин абыйны да якыннан белгән һәркем мактап һәм ихлас хөрмәт хисе белән телгә ала.

Ә без, 90 яшькә җитеп тә, ихласлыгын, җитезлеген һәм ир - атларча күркәмлеген югалтмаган Фәсхетдин абый белән, хәерле гомерләр теләп, " исәнлектә күрешергә язсын", дигән матур теләкләр белән саубуллаштык.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев